“Nissan Skyline” һәм “Лада Калина” машиналары бәрелешеп, икесенең дә водителе, “Лада”ның өч пассажиры һәлак булган. Ике кеше төрле җәрәхәтләр алып, дәваханәгә озатылган.
Тикшерүчеләр фаразлавынча, "иномарка" водителе кискен борылышта идарәне югалткан, каршы полосага чыккан. Үлүчеләр Октябрьский шәһәреннән булган. “Nissan” водителе — 41 яшьлек ирнең шофер таныклыгы булмаган. Ул хатынының машинасында юлга чыккан. “Лада Калина”ның салонында 6 кеше барган, бу да — кагыйдә бозу.