Уфа шәһәре хакимияте матбугат хезмәтенең мәгълүматларына караганда, 2016-17 уку елында башкаланың 70 меңгә якын мәктәп укучысы 21 предмет буенча Бөтенрусия олимпиадасында катнашкан. Бу олимпиаданың төбәк этабында белемен сынап караган 453 укучының 19ы – җиңүче, 150се призер булып танылган. Йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча, Уфадан 13 укучы җиңү яулаган.