Кырым делегациясенең безнең республикага сәфәре төбәк Башлыгы Сергей Аксеновның һәм Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовның Конгресс-холлда үткән рәсми очрашуыннан башланды. Анда ике төбәк арасында эшлекле, сәүдә-икътисади һәм рухи-мәдәни хезмәттәшлекне үстерү мәсьә-ләләре тикшерелде.
— Без Русиянең көчле субъектларының берсе буларак, Кырымның илнең икътисади һәм административ киңлегенә тыныч һәм нәтиҗәле керүенә һәртөрле булышлык итүне дәвам итәчәкбез. Бу — безнең өчен мөһим өстенлекләрнең берсе, — диде очрашуда атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Үз чиратында Сергей Аксенов та катлаулы чорда шундый тоемлы ярдәм өчен Башкортстан җитәкчелегенә һәм халкына ихлас рәхмәт белдерде һәм безнең төбәкләр арасында ике яклы файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкинлекләр гаять зур булуын билгеләде.
—Үзебезнең икътисади проектлар кысаларында уртак үсеш нокталары табачагыбызга зур ышаныч баглыйм, — диде ул.
Андый үсеш нокталары Конгресс-холлда Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Кырым Республикасы делегациясе белән уздырган эшлекле очрашуда да ачык төсмерләнде. Шушында ук ике төбәкнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен тәкъдим итү чарасы да узды.
— Соңгы өч елда Башкортстан һәм Кырым Республикасы арасында бәйләнешләр яңа үсеш баскычына чыкты. Аерым алганда, Белогорск районы безнең өчен чын тугандаш төбәккә әверелде. Шунысы да мөһим: ике арада товар әйләнеше артканнан-арта бара. Әйтик, 2016 елда ул, аннан алдагы ел күрсәткече белән чагыштырганда, 3 тапкырга артты. Бу җәһәттән без Кырым белән сәүдә-икътисади, рухи-мәдәни бәйләнешләр алга таба да иң югары дәрәҗәдә үсешер, дигән ышанычта торабыз, — диде Рөстәм Хәмитов.
Аерым алганда, Кырым Республикасының икътисади үсеш министры Андрей Мельников белдерүенчә Кырым ягы сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт һәм курорт-туризм өлкәләрендә Башкортстан белән бәйләнешләрне үстерүне төп өстенлекле юнәлешләр буларак билгели. Моңа җавап итеп, Башкортстанның икътисади үсеш министры Сергей Новиков Кырымны бүгеннән автобуслар, авыл хуҗалыгы техникасы, агач эшкәртү, целлюлоза-кәгазь сәнәгате продукциясе белән тәэмин итәргә әзер булуыбыз турында белдерде. Кырым ягыннан исә Башкортстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә берлектәге эшкәртү предприятиесе төзүдә, каты көнкүреш калдыкларын үтилләштерү һәм туризмны оештыру өлкәләрендә хезмәттәшлеккә ихтыяҗ кичерә.
Үз чиратында әлеге башлангычлар һәм ният-тәкъдимнәр очрашу кысаларында Башкортстан Хөкүмәте һәм Кырым Республикасының Министрлар Советы арасында төзелгән 2017-19 елларга Сәүдә-икътисади, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планында чагылыш тапты. Документка төбәкләр җитәкчеләре Рөстәм Хәмитов һәм Сергей Аксенов кул куйдылар.
Янә килеп, чара кысаларында ике республиканың Финанс министрлыклары, Мәдәният министрлыклары һәм Үсеш корпорацияләре арасында да хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.
Ә инде берлектәге хезмәттәшлек башлангычларын һәм проектларны тәгаен тормышка ашыру мөмкинлекләрен яклар башкаладагы сәнәгать предприятиеләрендә һәм мәдәни объектларда, шулай ук Уфа дәүләт авиация техник университетында булганда тикшерде. Әйтик, “Уфимкабель” җәмгыятендә Рөстәм Хәмитов һәм Сергей Аксенов төрле кабельләр җитештерүнең тулы циклы белән танышты. Моно һәм поливитамин препаратлары җитештерү буенча илдә әйдәп баручы “Фармстандарт-Уфавита” җәмгыятендә исә кунаклар производство мәйданчыкларын карады. Кырым делегациясе биредә җитештерүнең гаять югары дәрәҗәдә оештырылуы һәм предприятие персоналының югары әзерлеген сызык өстенә алды. Уфа дәүләт авиация техник университетында исә Рөстәм Хәмитов һәм Сергей Аксеновка югары уку йортының гыйльми лабораторияләрендә эшләнгән инновацион ачышларны тәкъдим иттеләр.
Уфа буйлап эшлекле сәфәр кысаларында яклар шулай ук Русия Фәннәр академиясе Уфа гыйльми үзәгенең Археология һәм этнография музеенда, Башкорт балы музеенда һәм Салават Юлаев мәйданында булды. Кичен исә Конгресс-холлда Башкортстан һәм Кырым республикаларының иҗади коллективлары катнашлыгында берлектәге зур концерт узды. “Ике республика — бер дөнья” дигән баш астындагы концерттагы чыгышлар янә бер тапкыр Кырым һәм Башкортстанның тугандаш республикалар булуын һәм безне уртак максатлар берләштерүен сызык өстенә алды.
Шик юк, чыннан да шулай! Шул ук вакытта мондый тугандашлык бәйләнешләре һәр як өчен дә отышлы һәм файдалы булсын һәм яңа үсеш дәрәҗәсенә чыксын өчен беренче чиратта телгә алынган килешүләрне җиренә җиткереп тормышка ашыру таләп ителә. Шуңа да Кырым Республикасы рәсми делегациясенең Башкортстанга сәфәре барышында билгеләнгән берлектәге эш стратегиясенә ике яктан да җитди карарлар дип ышанасы килә. Ихтимал, ул очракта катлаулы чорда Башкортстан Кырымны үстерүгә йөзәр миллион сум акча бүлүне исәпкә алып, безнең республика халкы да ул төбәктә арзан хакка диңгез буенда рәхәтләнеп ял итә башлар, Башкортстанда исә берлектәге производстволар үсеп чыгар. Һәрхәлдә, моңа ихлас ышанасы килә!
Илдар КАМИЛОВ.