Нефтекамада республика җитәкчесе пассажирлар ташу автотранспорты өчен тәгаенләнгән җиһазлар җитештерүдә махсуслашкан “Этэрус-Техно” җәмгыятендә булды. Завод – Русиядә әлеге юнәлештә эшләүче бердәнбер предприятие.
Биредә җитештерелгән продукцияне
“НефАЗ”, “ЛиАЗ”, “Павловка автобусы” заводлары киң файдалана.
Рөстәм Хәмитов җитештерү биналарын, продукция үрнәкләрен карады. Предприятие директоры Игорь Храмцов үсеш планнары, җитештерү күләмен арттыру һәм ассортиментны киңәйтү турында сөйләде.
Арытаба төбәк Башлыгы төзелештә файдаланылучы пластмасса эшләнмәләр җитештерүче “Башеврокуб” модуль конструкцияләре заводында булды.
Узган елда предприятие мобиль бина, модуль конструкцияләре һәм сэндвич-панельдан изотермик фургоннар җитештерә башлаган. Әлеге продукция илнең барлык климатик зоналарында да кулланыла һәм аеруча нефть-газ сәнәгате өчен мөһим.
Рөстәм Хәмитов җыю стендларын, әзер модуль вариантларын карады, аларны фельдшер-акушерлык пунктлары биналарын төзегәндә файдалану мөмкинлеге, аның бәясе белән кызыксынды.
Соңыннан Башкортстан Башлыгы республикада Славян язмасы һәм мәдәнияте көннәре кысаларында Николо-Березовка авылында “Никола гыйбадәтханәсе” тарихи-мәдәни үзәге мәйданында үткән “Никола Вешний” фольклор бәйрәмендә катнашты.
Төбәк җитәкчесе төрле халык кәсепләре эшләрен тәкъдим итүче осталар аллеясында булды, авыл биләмәләре оештырган урыс, башкорт, татар һәм мари милли стильләрендә бизәлгән ихаталарны карады, шулай ук, бәйрәм ярминкәсе белән танышты.
Башкортстанда барлык категория гаиләләргә дә сабыйларны балалар бакчасында карау-тоту өчен түләүләрдәге ташламаларны кире кайтару (беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченчесенә 70 процент күләмендә) турында карар кабул ителде.
Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Краснокама районына эш сәфәре барышында республика Хөкүмәтенә балалар бакчасы өчен түләү тәртибен тикшерергә кушты.
– Төбәк җитәкчесе кушуы буенча Мәгариф министрлыгы Хөкүмәткә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә балаларны карау-тоту өчен ата-аналарга компенсация биргәндә 1,5 тапкыр яшәү минимумы төрендәге адреслылык таләпләрен билгеләү буенча “Мәгариф турында” законга үзгәрешләр кертүне туктату тәкъдиме белән чыкты, – диде ведомство җитәкчесе Гөлназ Шәфыйкова.