-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2017, 02:00

Хуш киләсең, изге Рамазан!

27 май, шимбә – Рамазан-Шәриф аеның беренче көне. Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримендә әйтте: “И, иман китергән бәндәләрем, сәламәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”. Рамазан аенда бөтен дөнья мөселманнары да ураза тота, таң вакытыннан алып кояш баеганчы һәртөрле ризыктан, эчемлектән һәм җенси якынлыктан тыелып тора.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөе­нечләр бар”, — диде. Ике зур сөенечкә ия булабыз. Беренчесе — көндез ураза тотканнан соң, ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. “Әл­хәм­дүлил­ләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, тоткан уразаларымны кабул итсәң иде, бән­дәчелек белән кылган гө­наһ-хатала­рымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыка­саң иде”, — дип ризыкны “бис­миллә” әйтеп кабуыбыз — бик зур сөенеч. “Моннан да артыграк сөенеч, — ди Пәйгамбәр галәй­һиссәләм, — кыямәт кө­нен­дә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкә­тендә җәннәтләргә ирешүегез”.
Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу — бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.
Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп сөенечле вәгъ­дәләр бар. Ә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы: “Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”, — диел­гән Рәсүлебез галәй­һис­сәләмнең хәдис-шәрифендә.
Рамазан ае кагыйдәләре
Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетерелә. Аннан соң авыз чайкала да ният кылына. Тел белән ният әйтү — саваплы эш, аны башта үз телебездә әйтәбез: “Илаһи ният кылдым, бер Ал­лаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен, таң белен­гәненнән алып кояш баеганчыга кадәр Рамазан уразасын тотмакка”. Бу сүзләр гарәп телендә дә әйтелә: “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәда­анә минәл-фәҗри иләл-мәгриби хаалисан лил-ләәһи тәгааләә”.
15-20 минут Коръән аять­ләре, шушы йорттан әхи­рәткә киткәннәр рухына догалар укылып бете­релгәч, иртәнге намаз башлана.
Көн буена ураза тотканнан соң, кояш баегач, авыз ачарга тиеш булабыз. Су, тоз яисә берәр татлы җимеш белән авыз ачу саваплы санала. Аннан соң татарча: “Йә, Раббым, бер Синең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл. Йә, Раббым, Үзең биргән нигъмәт­ләрең бе­лән авыз ачам, кылган гөнаһ­ларымны гафу кыл”, — дип әйтәбез. Белгән кеше дога кылып куйса, бу шулай ук гүзәл бер эш булыр.
Ифтар кылганнан соң гарәп­чә мондый дога укыла: “Әллаа­һүммә ләкә сумтү үә бикә әмән­тү үә гәләй­кә тәүәккәлтү үә гәләә ризкый-кәфтәртү фиг-фирлии йәә гаффәру мә каддәмтү үә мә әххартү”.
Ураза вакытында тыелган мәкруһ эшләр:
Файдасыз сүзләр сөйләү.
Әдәпсез сүзләр сөйләү.
Мунчага кереп озак утыру.
Суга чумып коену.
Урман сагызы, яки кибет сагызы чәйнәү.
Авыздан үбү.
Авыз ачмыйча, ике көн рәттән уразада булу.
Нинди дә булса гөнаһ эш кылу.
Авыру көчәячәген белә торып, ураза тоту.

Уразада дөрес саналган эшләр:
Сатып алыначак ризыкны татып карау.
Күзгә сөрмә тарту.
Балага ризык чәйнәп бирү.
Мыек һәм иреннәрне майлау.
Теш чистарту.
Кан алдыру.
Сөлек салдыру.
Комган белән госел коену.
Мунчага кереп тирләп чыгу.
Сабын белән юыну.

Уразаны боза торган эшләр:
Борчак кадәр генә булса да ризык йоту.
Бер тамчы булса да су эчү.
Дару эчү.
Укол кадату.
Якынлык кылу.
Күзгә дару салу.

Бу эшләрне онытып, яки авыру сәбәпле зарури эшлә­сәң, яки кемдер мәҗбүри эш­ләтсә, ураза кәф­фарәте (“җәзалы” 60 көнлек ураза) тиеш түгел, соңыннан бер көнгә бер көн каза кылына. Онытылып ашаган кеше, исенә төшү белән, кояш баеганчы ураза тотуны дәвам итә.
Төкерек яисә какырык, теш арасында калганны йоту, бугазга туфрак, йон, төтен керү уразаны бозмый.
Руза булганын белеп, авыз-борыннан ялгыш аш йә су, кар йә яңгыр тамчылары кебек берәр нәрсә керсә, косылса, таң атып та, атмаган дип сәхәр ашалса, кояш батмыйча, баткандыр дип авыз ачылса, ураза бозыла, калган көннең казасы тотыла.
Уразасын үз ирке белән бозган кеше бер көнгә бер көн ураза тота һәм ураза кәффа­рәтен үти, ягъни рәттән 60 көн ураза тотарга тиеш була, үз ирке бе­лән бозган һәр көн рузасына да.
Сәфәрдәге кеше, йөкле, яки бала имезә торган хатын ураза тотмаса да була, әмма соңын­нан бер көнгә бер көн каза кы­ла.
Таң атканнан соң сәфәргә чыккан кешегә, мосафир булдым дип, уразасын бозу дөрес түгел, бозса, каза кылырга тиеш. Уразада булмаган мосафир көндез өенә кайтып керсә, кояш батканчы уразадагы кебек ашамый-эчми торырга тиеш.
Бик хәлсез карт кеше ураза тота алмаса, фидия түли, бер фәкыйрьне бер көн ашата, яки туярлык ризык алыр өчен акча бирә. Савыккач, каза уразасын тота.
Игътикаф
Рамазанның соңгы ункөн­легендә ирләргә — кимендә бер тәүлек мәчеттә гомер кичереп, хатын-кызларга өйдә намаз укый торган җирдә утырып, игътикаф кылу сөннәт. Игътикаф кылучы ирләр мәчеттә ашый, эчә һәм йоклый.
Фитыр сәдакасы
Рамазан аенда фитыр сәдакасын бирү вәҗиб санала, ул гаеткә кадәр тапшырыла. Тәравих намазы: Рамазан ае кичләрендә ястүдән соң һәм витырга кадәр укыла торган 20 рәкәгать намаз. Ул 2шәр рәкәгать итеп — 10 тапкыр, яки 4әр рәкәгать итеп 5 тапкыр укыла. “Тәравих” сүзе “ял итү” дип тәрҗемә ителә. Бу намазга мондый исем кушу шуның белән атлатыла ки, һәр 2 яки 4 рәкәгать саен утырып ял итү сөннәт санала. Намазның һәр 4 рәкәгатен укыганнан соң, зикерләр әйтелә, Рамазанның һәр ункөнлеге өчен алар аерыла. Тәравих намазын уку ирләргә дә, хатыннарга да сөннәт. Аны мәчеттә уку бик саваплы.
Беренче ункөнлек — рәхмәт вакыты. Икенче ункөнлек — мәгъфирәт вакыты. Өченче ункөнлек — Аллаһның газабыннан котылып, рәхмәтенә ирешү вакыты.
Ураза мондый кешеләргә фарыз була:
Һәр мөселманга, әгәр дә ул балигъ, аек акыллы, сәламәт булса, хатыннарның күрем һәм нифәстән аруланган булулары шарт.
Уразаның фарызлары:
Ният кылу. Ашау-эчүдән тыелу. Якынлык кылудан тыелу.
Ураза тотучы сәхәр ашаганнан соң ният кылырга тиеш, өйләгә бер сәгать калганчы ният кылып өлгерсәгез дә, ул дөрес саналыр. Уразага күңелдән ният кылу да дөрес: тел белән сүз әйтми генә иртәгә уразада буласыңны уйлап куйсаң, ният дип исәпләнә.
Уразаның сөннәтләре:
Таң атканчы сәхәр ашау. Ураза тоту сәбәпле, нәфесен гөнаһ эшләрдән тыюны ният кылу. Буш вакытта Коръән һәм дини китаплар уку. Кояш баегач та авыз ачу.

16 июнь (21нче рамазан) – Фәтех Мәккә көне. 21 июнь — Кадер кичәсе, рамазан аеның 26-27нче көне. 25 июнь — Ураза бәйрәме, шәүвәл аеның 1нче көне.
Читайте нас