“Син туган елны беренче тапкыр күкрәккә терәп икмәк кистек”, — дигән булган әнисе иртәнге биштә бу якты дөньяга аваз салган малайга. Ул елны ашлык бигрәк тә мул уңган. Бәлки, шуңадыр да, тормышы дәвамында Ханис Ситдыйк улына эше дә, ул эшнең җимеше дә мул төшкән.
Аерым алганда, район үзәгендәге Мәдәният сараен төзүдә роле зур була аның. Мәдәни учакны күтәрү өч ел дәвам итә, аны ачарга хәтта Мидхәт Шакиров үзе килә.
Әйтергә кирәк, Ханис Хаҗимов кайда эшләсә дә уңыш казана. Башта — Мәдәният сарае, арытаба кино күрсәтү учреждениеләре челтәре директоры вазыйфасында хезмәт итә. Соңгысында эшләгән чорда коллектив республика бәйгеләрендә беренчелекне бирми.
Аннары Ханис Ситдыйк улы 10 ел сәнгать мәктәбен җитәкли, шуннан хаклы ялга китә.
— Сәнгать мәктәбендә коллектив бик талантлы булды, барысы да — рәссамнар да, музыкантлар да, җырчылар да! — ди ул. — Балтач сәнгать мәктәбе исеме Сочида, Одессада, Мәскәүдә, хәтта Франциядә яңгырады. Әлбәттә, бу мәктәптә талантлы балалар, укытучылар туплануына бәйле иде. Уртак эштә бердәм булганга, уңышка да ирештек.
Гомер буе миңа яхшы кешеләр генә очрады. Бу җәһәттән бик уңдым. Заманалар төрлечә булды, җитәкчеләр алмашынып торды, әмма бер генә тапкыр да үземә кагылган тәнкыйть сүзе ишетмәдем. Тормышымнан канәгатьмен. Республиканың бөтен актерлары, иҗат коллективлары белән дус яшәдем. Әйдәүче театрлар, ансамбльләр безгә теләп килде. Залны һәрчак тутыра идек.
Журналистика исә башта мавыгу гына булды, аннан үзенә ныклап җәлеп итте, бәйләде. “Кызыл таң” гәзитен 6нчы сыйныфта чакта ук әти белән бергәләп укый идек, ул минем — тормыш юлдашым, ә әтинең өстәл китабы булды, һәрчак көтеп алдык.“Өмет”тә дә бик күп мәкаләләрем чыкты. Җәмгысы 300дән артык мәкаләм, күпсанлы очеркларым бар. Авыл тормышы, хезмәт кешесе турында язарга яратам. Күңелемне борчыганнар белән шулай уртаклашам. “Балтач таңнары” район гәзитенең, “Кызыл таң” республика гәзитенең лауреаты булдым.
Ханис әфәнде белән хатыны Җиһаниянең олы куанычы, ә бәлки, казанышыдыр да — аларның улы гына түгел, оныклары да туган телдә иркен сөйләшә. Менә шулай, илгә хезмәт һәм телгә хөрмәт гаиләдә үк башлана.
Хаклы ял Ханис Хаҗимов өчен бернинди дә ял түгел. Ул әле дә районда узган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Киңәш сораучыларга тәҗрибә уртаклаша, ярдәм сорап килүчеләрне дә борып җибәрми. Укытучылык канына сеңгән...
Ханис Ситдыйк улы укытучы гаиләсендә үскән. Биш яшендә хәреф таный башлаган, ә алты яшьлек чагында инде — кулында кызыл каләм, дәфтәр тикшерә. Җиде яшендә егет укырга төшә, биремне тиз үзләштергәнгә, укытучылары аңа өстәмә материал йөкли. Сәяси мәгълүмат дәресләрен алып баруны да аңа, актив укучыга кушалар. Сыйныф җитәкчесе Нурдидә Шәрипова укучыларны илдәге сәяси хәлләр белән таныштыра да, һәрчак: “Политинформацияне Ханис йомгаклый”, — ди торган була. Малай ышанычны аклый, тиз генә мәгълүматка анализ ясый, нәтиҗәләр чыгара. Һаман да шул активлыгын күреп, аны мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Арытаба, Башкортстан дәүләт университетында тарих факультетында укыганда профком әгъзасы була, тулай торакта староста итеп билгеләнә.
Укуында да һәрчак үрнәк күрсәтә, университетны кызыл дипломга тәмамлый. Аспирантурада уку хыялы белән авылга кайтып китә, әмма тормыш үз юлын сыза. Ханис Хаҗимов мәктәптә директор урынбасары итеп тәгаенләнә, Балтач районының Тучыбай һәм Тушкыр авылларында 8 ел тарих дәресләре алып бара. Тарих белән кызыксыну әле дә тормышын ямьли, баета. Ул укытучылар, авылдашлары ярдәме белән Уразай авылы тарихын язуга керешкән. Әле материаллар туплана.
— Кыш — язга, көз кышка кергәндә күңел бигрәк тә илһамланып китә. Шулчак шигырьләр туа. Алары инде үзем өчен генә, яшерен көндәлекләрдә саклана, — ди Ханис Ситдыйк улы.
Әле дә табигатьнең шундый матур мизгеле ич. Илһам һәм яңадан-яңа иҗат җимешләре телибез Сезгә, хөрмәтле Ханис Ситдыйк улы!