+16 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
30 Мая 2017, 11:29

Балаларның ял урыннары контрольгә алынды

Русиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы җәйге айларда "Ял" профилактик операциясе үткәрәчәк.

Әлеге акция кысаларында каникул вакытында коткаручылар балалар су коенган урыннарны даими күзәтеп торачак, коры җирдәге куркыныч саналучы урыннар да күз уңында булачак.
Министрлыктан хәбәр итүләренчә, Дәүләт инспекциясе бүлекчәләре кече үлчәмле суднолар ярдәмендә балалар савыктыру лагерьлары тирәсендәге сулыкларны карап торачак. Ял лагерьлары һәм шифаханә хезмәткәрләренә дә хәвефсезлек буенча тәкъдимнәр һәм киңәшләр җиткерелгән.
Читайте нас