-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 июнь 2017, 17:30

Республикада Ата-аналар форумы ачылды

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнендә, Башкортстанда беренче тапкыр “Республика ата-аналар форумы” ачылды.

Анда республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Русия Президенты каршындагы Бала хокукларын яклау буенча вәкил Анна Кузнецова, Башкортстаннан Федерация Советы әгъзасы Лилия Гомәрова, Ата-аналар лигасы лидеры Нина Добрынченко-Матусевич, Гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә кыйммәтләрен яклау буенча ата-аналар ассоциациясенең башкарма директоры Лариса Санатовская, галимнәр, педагоглар, экспертлар, республиканың район-шәһәрләре вәкилләре, ата-аналар катнашты.
Зур чарада сүз яшь буынны тәрбияләүдәге актуаль мәсьәләләр, аларны хәл итүдә дәүләт, җәмәгать оешмалары һәм ата-аналарның бергәләп эшләве турында барды. Пленар утырыш белән ачылган форум эшен дүрт секциядә дәвам итте.
Читайте нас