Җәмгыять
2 июнь 2017, 21:00

Иң мөһиме – хәвефсезлек!

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов Террорчылыкка каршы комиссиянең балалар ялы урын­нарында хәвефсезлекне тәэмин итүгә багышланган утырышын үткәрде. Анда җәйге сәламәт­ләндерү кампаниясе чорында балалар ялын һәм аларның сәламәтлеген ныгытуны гамәлгә ашыручы оешмаларда хәвефсез­лекне тәэмин итүче закон үтәлеше мәсьәләләре тикшерелде.

Утырышта республиканың дәүләт власте органнары, Хөкүмәт әгъзалары, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы, Прокуратура, Федераль иминлек хезмәтенең төбәк идарәсе, Русия гвардиясе, Тикшерү комитеты, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, әлеге юнәлештәге министрлык һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
Агымдагы елда Башкортстанда 2688 оешма эшләячәк, аларда 390 мең, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 90 мең, балигъ булмаган бала ял итәчәк. Янгын хәвефсезлеген тәэмин итүгә төрле чыганаклардан 39 миллион сум бүленгән. Җәйге ял һәм сәламәтләндерү объектлары автоматик янгын системалары белән җиһазландырылган, балаларны ял итү урыннарына ташу өчен мәктәп автобуслары маршруты әзерләнгән.
– Балаларның ял итү урыннары аерым контрольгә алынырга, тәүлек әйләнәсенә сак астында булырга тиеш, – диде Рөстәм Хәмитов. – Балалар ялының үзенчәлекләрен, лагерьларның программаларын, аларның экскурсиягә йөрүләрен, ата-ана көннәрен исәпкә алу мөһим.
Республика Башлыгы Мәгариф министрлыгына балалар ялы өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы барлык оешмаларның реестрын актуальләштерү буенча эшне билгеләнгән таләпләргә яраклаштырырга кушты.
Шәһәр һәм район хакимиятләренә Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм Русия гвардиясе белән берлектә балаларның ял итү һәм сәламәтлеген ныгыту объектларын инженер-техник саклау чаралары белән тәэмин итүне тикшерү йөкләтелде.
Муниципалитетлар, шулай ук, янгынга каршы чараларны тулысынча үтәүне, квалификацияле сак хезмәте күрсәтүне тәэмин итәргә, законсыз рәвештә эшләүче балалар лагерьларын ачыклауга аеруча игътибар бирергә тиеш.
Читайте нас