+29 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
2 июнь 2017, 21:00

Күгәрчендә гөрләде, ә күп районнарда бүген!

Республикада сабантуйлар парады старт алды.Республика районнарында язгы чәчү тәмамлану белән ялан батырларын данлаучы, халык көтеп алган Сабантуй бәйрәмнәре башланды. Иң бе­рен­челәрдән булып бу матур чара 27 майда Күгәрчен райо­нын­да үтте.

— Күгәрчен җире уңган игенче­ләре, тырыш терлекчеләре белән данлы. Быелгы бәйрәмгә алар яхшы кәеф, матур уңышлар белән килде. Язгы чәчү барлык хуҗалыкларда да кыска вакытта һәм югары сыйфат белән баш­карыл­ды, димәк, яңа уңышка ныклы нигез салынды. Шуның өчен дә алдынгы эшчән­нәребезгә рәхмәт­лебез, аларны хөрмәтлибез, — диде Сабантуй тантанасын ачу вакытында район хакимияте башлыгы Гайса Янбаев.
Район җитәкчесе белдерүенчә, язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасы, орлыклар, ашламалар җитәрлек күләмдә хәзерләнгән. Хуҗалыклар биш чәчү комплексы, ике чәчкеч, куәтле техника сатып алган, 600 тоннадан артык минераль ашлама туплаган. Иртә куль­туралар чәчүне “Тәвәкән”, “Иртөбәк”, “Күгәрчен”, Н. А. Криваткин крестьян хуҗалыгы, “Агро­продукт” җәмгыяте, “Октябрь” кооперативы, Сергей Толмачев белән Сергей Ту­жилкинның крестьян-фермер хуҗалыклары тиз арада башкарып чыккан. Барлыгы районда чәчү 50 мең гектарда башкарылган, бу үткән елдагыдан дүрт мең гектарга күбрәк. Шикәр чөгендере, кукуруз мәй­даннары ике тапкыр арткан, районга хас булмаган борчакның яңа сорт­лары, җитен кебек куль­тура­ларны чәчү мәйданнары да киңәйтелгән. Мал кышлату да уңышлы үткән, продукция җи­тештерү арткан.
Быел федераль һәм республика бюджетларыннан районның 29 хуҗалыгына 18,5 миллион сумлык финанс ярдәме бүленгән, шуның 16,7 миллион сумы — үсемлекчелек тармагын үстерүгә.
Сабантуйга республика Хөкүмәте әгъзалары, район халкы, төрле яклардан кунаклар да килгән иде. Ул көнне һәркемгә тирмәләрдә милли аш-су һәм үзенчәлекле көнкүреш әйберләре белән танышу, милли ризыкларны тәмләп карау мөмкин­леге булды. Тамашачылар бала­ларның чыгышларын, техника һәм хезмәт коллективлары парадын карады, иң активлары үзләрен төрле ярышларда сынады, күңелле итеп ял итте.
Читайте нас