+15 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
6 июнь 2017, 07:37

Балалар югала

Март ахырында Русиянең Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы сайтында Сибайда яшәүче 16 яшьлек Артур Сәетов югалу турында хәбәр басылган иде. Кызганычка каршы, үсмер әле булса табылмаган.

Бәләбәй районында да 15 яшьлек Диана Овчинникованы эзлиләр. Кыз 18 майда Бәләбәй балалар йортыннан качып киткән. Аңа 16 яшь биреп була, уртача гәүдәле, кара озын чәчле. Диана төсле куртка, зәңгәр джинсы һәм кара кроссовкалар кигән була.
Артур яки Диана хакында нинди дә булса мәгълүмат белүчеләрдән полициягә хәбәр итү сорала.
Читайте нас