Мәгълүм булуынча, 29 майда давыл вакытында җәрәхәтләнгән 50дән артык кеше Мәскәү дәваханәләрендә ята. Кызганычка каршы, аларның унбише инде вафат. Унысы - башкаланың үзендә, бишесе Мәскәү өлкәсендә.
4 июньдә давыл вакытында зыян күргән 8 яшьлек малай да аңына килә алмыйча, якты дөнья белән хушлашты. Өстенә агач авып, баланың баш мие җәрәхәтләнгән була. Давыл корбаннарының саны уналтыга җитте.