Документка ярашлы, әлеге халыкара чараның гаять зур мәдәни әһәмиятен исәпкә алып, Русия Хөкүмәтенә VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү буенча оештыру комитеты төзергә, аның белән берлектә төп чаралар планын эшләргә һәм расларга йөкләтелә. Шушында ук Фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү белән бәйле чыгымнар федераль бюджеттан Русиянең Мәдәният министрлыгына каралган акча исәбенә каплатылачагы билгеләнә. Указга ярашлы Башкортстан Хөкүмәте дә Фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү буенча дәүләт дәрәҗәсендә чаралар күрергә, шул исәптән республика казнасы һәм бюджеттан тыш фондлар исәбенә чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә тиеш.
Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрүгә бәйле мәсьәләләргә шушы рәвешле Русия Президенты дәрәҗәсендә иң җитди игътибар бирелүе, бу эшкә Башкортстан ягы белән бергә барлык ил Хөкүмәте җәлеп ителүе очраклы гына түгел. Бөтендөнья фольклориадасы Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмалары советы рәсми чараларының мөһим өлеше булып тора. Анда 60-80 илдән 3 меңнән күбрәк артист катнаша. Беренче Бөтендөнья фольклориадасы 1996 елда Голландиядә үтсә, 2002 елда аны Япония кабул итте. Артабангы Фольклориадалар Венгриядә, Көньяк Кореяда һәм Мексикада үтте. 2015 елның октябрендә исә Халыкара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгатьләре оешмалары советының 45нче Бөтендөнья конгрессында һәм Генераль Ассамблеясендә исә 2020 елда чираттагы Фольклориаданың Русиядә, атап әйт-кәндә Башкортстан Республикасында үтәчәге турында игълан ителде.
Аңлашыла, VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү урыны итеп Башкортстан очраклы гына сайлап алынмады. Мәгълүм булуынча, безнең республикага югары вазыйфада тәүге эш сәфәрләренең берсендә үк ил Президенты Владимир Путин: “Башкортстанда, бер тамчы судагы кебек, мәдәниятләр, диннәр, телләр төрлелеге һәм халыклар дуслыгы белән бөтен Русия чагыла”, — дип белдергән иде. Гасырлардан килгән шушы күркәм традицияләр Башкортстанда елдан-ел ныгый һәм үстерелә бара. Бу җәһәттән, Башкортстанда чыннан да дөнья халыкларына күрсәтерлек бай һәм күптөрле мәдәниятләр үрнәкләре дә, безгә генә хас һәм кабатланмас гореф-гадәтләребез дә, халыклар арасында милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту буенча үрнәкле эш тәҗрибәсе дә бар. Бу бер булса, 2015 елда Башкортстан ШОС һәм БРИКС дәүләтләре саммитларын иң югары дәрәҗәдә үткәреп тә танылу алды һәм зур абруй яулады. Һәрхәлдә ил җитәкчелеге тиешле Указга кул куйганда Башкортстанның дөньякүләм зур чаралар үткәрүдә бай тәҗрибәсе булуын да игътибарга алмый калмагандыр. Бу җәһәттән республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыруга да Башкортстан иң җитди әзерлек белән киләчәген сызык өстенә алды.
— Фольклориаданың нәкъ Башкортстанда — Европа һәм Азия тоташкан урында үтәчәге тирән мәгънәгә ия. Мәдәниятләрнең бер-берсен тулыландыруы Көнчыгыш белән Көнбатышны гына түгел, ә бөтен дөнья халыкларын берләштерү көченә ия. Бер-берсенең казанышлары белән танышып, үзләренең рухи кыйммәтләренең асылына төшенеп, кешеләр мәдәни тормышын баета һәм континентларны якынайта. Ә инде VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрү урыны итеп нәкъ Уфаның сайлануы Башкортстанның милләтара татулыкны, халыклар дуслыгын, шул рәвешле Русиянең бердәмлеген ныгытуга керткән мөкатдәс өлешен тану булып тора. Һәм, һичшиксез, ШОС һәм БРИКС саммитлары кебек дөньякүләм чараларны үткәрүдә зур тәҗрибә туплаган Башкортстан бу гаять җаваплы бурычны да иң югары дәрәҗәдә башкарып чыгачак, — диде атап әйткәндә Рөстәм Хәмитов.
Ә инде VI Бөтендөнья фольклориадасының Башкортстан өчен сәяси, икътисади һәм, әлбәттә, мәдәни әһәмиятен без әле 2020 елдан соң да тоячакбыз. Беренчедән, халыкара чарага әзерлек чорында ил Хөкүмәте Башкортстанда мәдәният тормышына игътибарны арттырачак. Димәк, инде якын чорда бу өлкәдә булган байтак мәсьәләләр үзенең уңай чишелешен табачак. Икенчедән, ШОС һәм БРИКС саммитлары кебек үк, Бөтендөнья фольклориадасы да Башкортстанны дөньяга танытуда, яңа эшлекле бәйләнешләр булдыруда гаять мөһим чарага әвереләчәк. Шуңа да, ихтимал, нәкъ Фольклориада барышында яралган бәйләнешләр, арытаба республикага күләмле инвестиция проектлары, яңа дөньякүләм башлангычлар, тәгаен эш-гамәлләр булып кайтачак. Дөрес, боларның барысы да тәү чиратта VI Бөтендөнья фольклориадасын ни дәрәҗәдә оешкан төстә үткәрәчәгебезгә бәйләнгән. Мөһим чарага өч ел чамасы гына вакыт калуын исәпкә алганда, димәк, бүгеннән республикада да, федераль дәрәҗәдә дә колачлы эш җәелдерелергә тиеш. Указ чыкты да шуның белән тәмам булмас, ә Президент билгеләгән һәр пункт төгәл үтәлер дигән ышанычта калыйк һәм шуны таләп итә дә белик!