+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
8 Июня 2017, 07:32

Агулы шаурма

Новочеркасск шәһәрендә шаурма ашап, 36 кеше агуланган.

5-6 июньдәРостов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә шаурма ашап агулану нәтиҗәсендә 36 кеше хастаханәгә эләгә. Алар арасында ике бала да бар.

Бүгенгә аларның хәле уртача авырлыкта, дип бәяләнә. Агуланучы кешеләр барысы да сыйфатсыз ризыкны "Шаурма на углях" дигән сәүдә ноктасыннан алган була. Ул Новочеркасск политехник университеты янында урнашкан. Шуңа да авыруларның күпчелеге - студентлар.
Читайте нас