Күптән түгел авыл биләмәләрендә бик күркәм чара узды: авыл активистлары, урындагы үзаидарә, мәдәният, мәктәп хезмәткәрләре, балалар сабантуйга бүләкләр җыярга чыкты. Алар, өйдән-өйгә кереп, авылдашларын милли бәйрәмгә чакырды, бер уңайдан, сабантуй җиңүчеләренә бүләкләр җыйды. Бу шатлыклы мәлдә авыллвр гармун моңына, дәртле җырларга күмелде. Сабантуйлар күңелле узсын, бүләкләрне иң лаеклылар алсын иде.