Җәмгыять
8 июнь 2017, 11:22

\"Минем авылым\" конкурсы чакыра

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Бөтенрусия татар авыллары иҗтимагый оешмасы белән берлектә "Минем авылым" иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре конкурсы уздыра.

Конкурс Татарстан, Русия Федерациясенең татар милли-мәдәни оешмалары, якын һәм ерак чит илләрдәге татар милли-мәдәни үзәкләре һәм иҗтимагый оешмалары әгъзалары, укучылар һәм студентлар өчен ачык чара булып тора. Яшь буенча чикләүләр юк.

Конкурснының төп максатлары: туган як тарихын өйрәнүгә кызыксыну уяту; киң җәмәгатьчелек игътибарын татар авылларын борчыган проблемаларга юнәлтү; татар авылларын берләштергән бердәм мәгълүмат базасын булдыру; үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек, милли үзаң, кече ватаның белән горурлану кебек хисләр тәрбияләү.

Конкурс 2017 елның 20 гыйнварыннан 30 ноябренә кадәр үтә. Татар һәм урыс телендә язылган эшләр электрон форматта түбәндәге юнәлеш буенча кабул ителә: “Туган авылым тарихы”, “Авылым урамнары”, “Күренекле якташларым”, “Авылым чишмәләре”, “Әйт, авылым...” (авылны борчыган проблемалар), авыл турында җырлар, шигырьләр. Эшләргә түбәндәге техник таләпләр куела: Times New Roman шрифты, 14 кегль, юл арасы интервалы - 1,5. Эш күләме 10 биттән артмаска тиеш. Конкурска җибәрелгән эшләр рецензияләнми һәм кире кайтарылмый.

Килгән эшләр юнәлешләргә һәм өч төрле яшь категориясенә бүленеп бәяләнәчәк: мәктәп балалары (10-17 яшь), студентлар (18-25 яшь) һәм өлкәннәр.

Конкурста катнашучы гариза-анкетаны, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 20 гыйнвардан 30 октябренә кадәр оештыру комитетына info@tataravyli.ru электрон адресына җибәрергә тиеш.
Конкурсның нәтиҗәләре 30 ноябрендә игълан ителәчәк. Җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Нәтиҗәләр һәм иң кызыклы эшләр татар-авылы.рф һәм www.tatar-congress.org сайтларынада басылачак.
Читайте нас