Шөкер, бүгенге көндә бер генә ятим бала да язмыш кочагына ташланмаган. Чит баланы үзенеке итеп тәрбияләргә әзер олы йөрәкле, ятимнәр язмышына битараф булмаган эчкерсез, яхшы күңелле кешеләргә рәхмәт әйтергә генә кирәк. Ләкин күп кенә сабыйлар әти- әниле булып та, аларны күрмичә балалар йортларында үсә.
Балаларны көнендә Чакмагыш районы үзәк биләмәара, балалар модельле китапханәләре хезмәткәрләре, шушы балаларга күңел җылысын биреп, “Һәрвакыт булсын балачак!” дигән җырлы-моңлы бәйрәм үткәрде. Район музее каршындагы мәйданчык матур итеп бизәлде, ачык һавада балалар өчен китапханә почмагы оештырылды. Төрле әкият геройлары булып киенгән китапханәчеләр бәйрәм дәвамында балалар һәм аларның әти- әниләре белән төрле кызыклы уеннар, викторина-конкурслар үткәрде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнашты, җырладылар, биеделәр, бүләкләр алдылар. Бәйрәм Балалар иҗаты үзәгенә йөргән яшь артистларыбыз: Томилла Алтынбаева, Самира Тәмимдарова, Артем Нуриев, Максим Гудименко, Алсу Нуриева һәм “Ягодки” квартетының матур чыгышлары белән үрелеп барды.
Хатын-кызлар советы рәисе, Чакмагыш үзәк биләмәара китапханәләр системасы директоры Эльвира Газизова барлык кунакларны бәйрәм белән котлады һәм иганәчеләр — Алмаз Гәрәев, Илдар Хәбиров, Айдар Гатауллин, Ирек Усмановка рәхмәт сүзләрен җиткерде. Табигать тә бу көнне җәйге бүләк ясады: балаларга җылы кояш елмаеп торды.
1 июньдә каникуллар башланды. Ямьле җәй файдалы үтсен, үсеп килүче буынга төрле кызыклы очрашулар бүләк итсен дигән теләктә район үзәк биләмәара китапханәсе бу көнне җәйге уку залын да ачып җибәрде.
Уенлы, җырлы-биюле күңелле балачак бәйрәме дәвам итте. Кунакларның һәркайсына күчтәнәчләр тапшырылды. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенде.
Бу көнне аларга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылысы һәрчак аларны озата барсын, акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде. Чөнки яшь буын – илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
Алсу ГӘРӘЕВА,
китапханәче.
Чакмагыш районы.