Җәмгыять
7 Июня 2017, 21:00

Табигатьне саклау системасы ышанычлымы?

“ВДНХ-Экспо” комплексында Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов “Экология. Технологияләр. Тормыш” II махсуслашкан күргәзмә экспозицияләре белән танышты һәм Халыкара экология форумының пленар утырышында чыгыш ясады.

Төбәк җитәкчесе форумда катнашучыларны Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау һәм Эколог көннәре белән котлады, Русиядә хокукый, административ һәм иҗтимагый база булдырылган, ул тирә-як мохитне ышаныч­лы саклау мөмкинлеге бирә, дип белдерде.
– Безнең республика – Русиянең иң матур урыннарының берсе, аның табигате бай, – диде Рөстәм Хәмитов. – Илдә һәм Башкортстанда ышанычлы табигатьне саклау системасы булдырылган. Безнең өчен бу система мөһим. Республика – сәнәгать төбәге, шуңа күрә халык мондый яклауга мохтаҗ.
“Русия тыюлыкларын саклау” дип аталучы пленар утырышта биотөрлелекне саклау өчен аерым сакланучы табигать территорияләре арасында үзара эшчәнлекне яхшырту буенча бурычлар, туризм тармагын үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Чарада, шулай ук, Башкортстанның ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек итүе билгеләнде. Бу вакыт эчендә халыкара киңлектә республиканың аеруча сакланучы табигать территорияләрен таныту буенча зур эш башкарыл­ган. “Башкортстан Уралы” биосфера резерваты булдырыл­ган. Чит ил эшләре министрлыгы каршындагы Русиянең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, Бөрҗән бал корты үрчегән урынны кертеп, аның территориясен киңәйтүне тәкъдим итте.
Төбәкнең ЮНЕСКО белән хезмәттәшлек итүенең тагын бер юнәлеше – илдә беренчеләрдән булып геопарк төзү. Григорий Орджоникидзе сүзләренә караганда, аның Салават районында, “Янгантау”да урнашуы ихтимал.
Русия Хөкүмәте каршындагы Экология буенча белгечләр советының эшче төркеме җитәкчесе Рәшид Исмаилов белдерүенчә, Башкортстан күптән түгел төзелгән төбәкләрнең экология рейтингында беренче урын били. Моннан тыш, “Шүлгәнташ” тыюлыгы территориясендә Русия Табигать министрлыгының “яшел стандартлар” буенча илдә тәүге күчемсез объект төзелде. Бу тәҗрибәне Русиянең башка субъектларында да файдалану планлаштырыла.
Республика Башлыгы ЮНЕСКОның “Кеше һәм биосфера” программасы буенча Русия комитеты рәисе урынбасары Валерий Нероновның федераль дәрәҗәдә “биосфера резерваты” төшенчәсен законлы рәвештә ныгыту һәм тиешле регламентны раслау турында тәкъдимен хуп­лады. ЮНЕСКОның Венеция бюросы әзерләгән биосфера резерватларының һәм башка аеруча сакланучы табигать территорияләренең тотрыклы үсеше өлкәсендә халыкара танылу яулаган укыту әсбабы шундый биләмәләрнең бурычларын һәм үзенчәлекләрен аңларга, профильле белгечләр әзерләргә булышлык итүе мөмкин. Рөстәм Хәмитов бу басманы урыс теленә тәрҗемә итүне финансларга кушты.
Читайте нас