Суд тикшерүе шуны ачыклаган. 2015 елның ноябрендә ир-егетләр табында эчеп утырган, компаниядән берсе күптәнге конфликтны исенә төшереп, якында яшәүче бер ирне кыйнарга тәкъдим иткән.
Исерек ирләр зарар күрүченең өенә барган, аны багажникка салган һәм шәһәр читенә алып чыгып, бик каты кыйнаган. Кыйналган ирне һушсыз килеш өе янында калдырганнар. Ул җан биргән.
Кыйнаучылар 5 елдан алып 12 елга кадәр иректән мәхрүм ителгән. Алар, шулай ук, һәлак булучының хатынына һәм әнисенә 600 мең сум акча түләргә тиеш.