+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2017, 13:44

Вуз җитәкчеләре күпме эш хакы ала?

Республиканың югары уку йортлары ректорлары еллык керемнәре һәм милекләре турында отчет тотты.

Башкортостан дәүләт аграр университеты ректоры Илдар Габитов узган елда 2,308 миллион сум керем алуы турында белдергән. Димәк, аның айлык уртача эш хакы — 192 мең сум тәшкил итә. Габитовларның 21 сутый җир участогы, 102 квадрат метрлы йортлары һәм 180 квадрат метрлы фатирлары бар. Ректорның хатыны исә былтыр 329 мең сум керем алган.

Башкортстан дәүләт медицина университеты ректоры Валентин Павлов узган елда 3,043 миллион сум акча эшләгән. Аның айлык кереме — 254 мең сум. Валентин Николаевичның 15 сутый җире, 351 квадрат метрлы йорты булуы да билгеле. Шулай ук, ул 98 квадрат метрлы фатирның яртысына хуҗа. Павловның хатыны узган елда 440 мең сум акча эшләгән.

Башкортостан дәүләт университеты җитәкчесе Николай Морозкинның узган елда айлык эш хакы 307 мең сум булган. Ягъни, ул елына 3,689 миллион сум керем алган. Аның 15 сутый җире, гаражы һәм хатыны белән икесенә 122 квадрат метрлы фатиры бар. Хатыны исә гаилә бюджетына 1,338 миллион сум акча керткән. Шулай ук, 81 квадрат метрлы йорт һәм 15 сутый җир участогы аның исемендә, 122 һәм 85 квадрат метрлы фатирларда да өлеше бар.

Акмулла исемендәге Башкортостан дәүләт педагогия университеты ректоры Раил Әсәдуллин аена — 308 мең, ә елына 3,7 миллион сум хезмәт хакы алган. Раил Мирвай улының 81 квадрат метрлы фатиры һәм 33 сутый җирдә урнашкан 158 квадрат метрлы йорты бар. Аның тормыш иптәшенең еллык кереме былтыр 386 мең булган.

Уфа дәүләт нефть техник университеты ректоры Рамил Бәхтизин 2016 ел нәтиҗәләре буенча 5,071 миллион сум керем алуы турында декларация тапшырган. Ректорның 11 сутый җирдә урнашкан 386 квадрат метрлы йорты, 136 һәм 115 квадрат метрлы фатирларда өлеше бар. Аның хатыны узган елда 705 мең сум акча эшләгән, 132 квадрат метрлы йорт алган. Шулай ук, элек бергә алынган өч фатиры да декларациядә күрсәтелгән.

Ректорлар арасында иң зур керем иясе - Уфа авиация техник университеты ректоры Николай Криони узган ел нәтиҗәләре буенча 5,354 миллион сум керем алганлыгын күрсәткән. Вуз җитәкчесе аена 446 мең сум хезмәт хакы ала дигән сүз. Аның каравы, былтыр бакчасындагы 5 сутый җирдә урнашкан 68 квадрат метрлы йортын сатып җибәргән. Хәзер аның милкендә ике гараж, 55 һәм 82 квадрат метрлы фатирлар бар. Криониның хатыны узган елда гаиләсенә 681 мең сум керем керткән. Аның 288 квадрат метрлы йорты, 20 сутый җир участогы булуы да билгеле.
Читайте нас