Тагын 32 процент респондент бу көнне Русиянең бәйсезлек бәйрәме дип саный. 2016 елда андыйлар 29 процент тәшкил иткән.
12 июньне Русиянең беренче президентын сайланган көн дип атаучылар ел эчендә 8 проценттан 2 процентка кадәр кимегән.
3 процент респондент бу көнне, гомумән, бәйрәм дип санамый, ә һәр унынчы кеше 12 июньдә Русиядә нәрсә билгеләнүен белми яки әйтергә авырсына.
Сораштырулар 19-22 майда 1600 кеше арасында 48 төбәкнең 137 торак пунктында үткәрелгән.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН