Уфада яшәүче 40 яшьлек ир, фатирыннан велосипед, кафель плиткалары, ике кесә телефоны, автомобиль насосы - барлыгы 45 мең сумлык әйбернең юкка чыгуы турында полициягә хәбәр итә. Угрыны эзләү озакка сузылмый.
Ир кичтән 38 яшьлек бер сукбайны фатирына кертеп, аның белән кичтән эчеп утырган була. Йорт хуҗасы ярыйсы гына исереп ала да йоклап китә. Ә "кунак" аның әйберләрен күрше-тирәгә өч шешә аракыга чыгарып сата һәм, хуҗа уянып, чаң суга башлагач, бер сүз дә әйтми.
Угрыга карата җинаять эше ачылган. Фатир хуҗасының югалган әйберләре кире кайтарылган.