Бу хакта Башкортстан прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Малояз базары җитәкчесенең законны бозып, “Тере авыл” коммерция фирмасы булдыруы ачыкланган. Закон нигезендә, муниципаль унитар предприятие башлыгы булган директорның эшкуарлык белән шөгыльләнергә хокукы юк.
Район прокуратурасы урындагы хакимиятнең закон бозучы белән хезмәт килешүен өзүне таләп итә.