Аны дуслары чокырдагы бозлы судан тартып чыгара алса да, бала башын бәрә һәм салкын тидерә.
Малайның бәлага очравында авыл җитәкчеләрен гаеплиләр, чөнки иске ташландык канализация люгы урынында барлыкка килгән чокыр үз вакытында капланмаган һәм уратып та алынмаган. Суд карары буенча, авыл хакимияте каза күрүченең әти-әнисенә 32 мең сум акча түләячәк.