+22 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
11 Июня 2017, 21:00

Тарихны белү ил нигезен ныгыта

Уфада “Русия – минем тарихым” паркы ачылды.ВДНХ ЭКСПОда үткән истәлекле чарада Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Бөтенрусия һәм Мәскәү Патриархы викарие, епископ Тихон (Шевкунов), Русия мөселманнарының Үзәк диния назәрәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм башка рәсми вәкилләр катнашты. Бу үзенчәлекле интерактив проект илебезнең бай тарихы белән таныштыра. Проект республика бюджеты, “Газпром” һәм аерым иганәчеләр бүлгән акча исәбенә башкарыл­ган (300 миллион сум тотынылган). Башкортстан – ил башкаласыннан соң, мондый тарихи паркка ия беренче төбәк.

Экспозиция 500 берәмлеккә якын мультимедияле техникадан тора. Алар 7000 квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан. Заманча технологияләр илнең меңъеллык тарихын панорама рәвешендә күрсәтә. Парк 2013-16 елларда Мәскәү манежында үткән һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган “Рюрикович­лар”, “Романовлар”, “Бөек кичерешләрдән – бөек Җиңүгә”, “Русия – минем тарихым. 1945 – 2016” дигән экспозицияләргә нигезләнгән. Фай­даланылган мәгълүматлар илнең Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан хупланган.
Уфа паркының үзенчәлеге — Русия һәм Башкортстан тарихының тыгыз бәйлә­нешендә. Биредә Башкортстан халкының күп гасырлы тарихын тасвирлаган видеопроекцияле коллажлар, Уфа кремленең 3D күренеше, туган якның табигый байлыклары турында мультимедияле китап белән танышып булачак. Атап әйткәндә, башкорт халкының милли батыры Салават Юлаевка, күренекле галим Әхмәт-Зәки Вәлидигә, Шәехзадә Бабичка багышланган материаллар да урын алган. Экспозициядә төбәкнең күпконфессияле тарихына зур игътибар бирелгән.
Сентябрьдән проектка көн саен 500-600 кешене җәлеп итү планлаштырыла. Билет хакы – 300 сум. Шул ук вакытта, төркемнәргә ташламалар каралган. Парк көндезге сәгать 12дән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.
Проектның әһәмияте зур. Парк яшь буынны патриотик тәрбияләүгә, белемен камилләштерүгә, тарих белән мавыктыруга булышлык итәчәк. Тарихын белүчеләр туган илен дә ныграк яратачак.
Читайте нас