+13 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
12 июнь 2017, 21:00

Күңеле тулы гөл

“Гөлсинә” исеме аны йөртүчедән актив, рухиятле, югары интеллектлы, ныклы ихтыярлы булуны таләп итә. Мәгънәсе буенча “күңеле тулы гөл” дигәнне аңлата. Гөлсинәләр иң авыр хәлдә дә тынычлык саклый белә, кирәк булса, тәвәккәл һәм кырыс була ала. Эшлекле хатын имиджы эчендә исә, гадәттә, нечкә күңел, мәхәббәткә, хыялга бай йөрәк яшеренә.

Стәрлебаш районы хаки­миятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Гөлсинә Мәхмү­дованың да исеме җи­семенә туры килә. Районда узган һәр чараның актив катнашучысы ул, һәр яңалыктан хәбәрдар, шул ук вакытта, уңган хуҗа­бикә, яраткан хатын һәм сөекле әни дә.
Хакимияттә 1995 елдан эшли. Иртәдән кичкә кадәр эше һәркемнең күз алдында. Документлар белән эш итә, докладлар яза. Килгән кунакларны каршы ала, объектларга озатып йөри. Хакимият сайтын алып бару да аңа йөкләтелгән.
Гөлсинә Альберт кызы Стәрлетамак шәһәрендә туган. Беренче сыйныфтан спорт белән шөгыль­ләнгән. Җиңел атлетика, чаңгы, өстәл теннисы, кул тубы, йөзү — менә кайда чыныккан икән холык! Спорт белән шөгыльләнү эчке дисциплина тәр­бияләгән, бу сыйфат исә гомерлеккә бирелә.
Стәрлетамак станоклар төзү техникумында укый, Башкортстан дәүләт педагогия универ­си­тетының Стәрлетамак филиалында технолог-икътисадчы белгечлеге буенча югары белем ала. Әмма Гөлсинә Альберт кызына төзүче булырга туры килми. Стәрлебаш егетенә кияүгә чыгып, авылга яшәргә килә.
Шәһәр кызы сыер саварга, мал-туар карарга тиз өйрәнә. Чөнки югарыда аталган эчке дисциплина бар! Тормыш иптәше белән өй төзегәннәр, кош-корт, мал үрчеткәннәр. Быел берен­чегә ат сатып алырга ниятлиләр. Дис­тәдән артык умарталары бар, аны да гаилә белән карыйлар.
Мәхмүдовларның ике кызлары үсеп җиткән. Олысы нефть университетында югары белем алып, бүген белгечлеге буенча эшли. Кечесе әле 13 яшьтә генә, яхшы билгеләргә укый, рә-сем төшерү, самбо белән шөгыльләнә, музыка мәктә­бен тәмамлаган.
Гөлсинә Альберт кызы Стәрлебашта яшьләр комитетында эшли башлый. Башлыча ул комитет каршындагы “Болгар” үсмер­ләр клубында укыта, 1997-2001 елларда район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты рәисе була. Ул бүгенгәчә — хакимияттә.
— Коллективыбыз тату. Яшьләр күп. Бер команда булып эшл­ә­мәсәң, уңышка ирешеп булмый, — ди, га­дәттәгечә, ачык елмаеп, Гөлсинә Мәхмүдова.
Киле­шә­без: уңганлык һәм кеше­ләр белән яхшы мөнәсә­бәттә булу — һәрвакыт кирәк.
Читайте нас