Яшәү уты сүнмәсен!
Борай районында кечкенә, әмма үзенчәлекле бер авыл бар. Абдулла (Көчекбай) аның атамасы. Быел үзенең олы юбилеен – 235 еллыгын билгеләүче бу авылда әлеге вакытта 22 йортта ут бар. Аларда нигездә уртача яшьләре 80нән узган әби-бабайлар гомер кичерә. Тик Абдуллага килеп кергәч, биредә хәлсез картлар түгел, ә гөрләтеп дөнья көтүче кешеләр яшәвенә бер караудан инанасың: авыл урамына тигез асфальт түшәлгән, тирә-якта чисталык, пөхтәлек хөкем сөрә, йортлар төзек, коймалар матур итеп буялган. Ә капкаларны ачып, ихаталарга үтсәң, янә бер сокланасың, чөнки аларның һәркайсысында уңган, алтын куллы хуҗалар көн итүе күренеп тора: бакчалар гөл-чәчәккә күмелгән, күпчелек ихаталарда асфальт сукмакларга кадәр бар.