-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 июнь 2017, 14:48

Без - бер гаилә

“Евразия йөрәге” халыкара фестивале кысаларында башкалада “Башкортстан Республикасында этникара мөнәсәбәтләр һәм хәзерге Русиядәге милли сәясәт” дип аталган “түгәрәк өстәл” узды.

Анда катнашучылар республикада милләтара мөнәсәбәтләрнең хәзерге торышы, Русиядәге милли сәясәтнең кичәгесе һәм иртәгәсе, милли сәясәт өлкәсендә төбәк һәм муниципаль тәҗрибә, милләтара мөнәсәбәтләргә тышкы һәм эчке миграция йогынтысы, милләтара бердәмлекне саклап калуда милли-мәдәни берләшмәләрнең роле турында фикер алышты.

- Халыкларны бергә булырга мәҗбүр итеп булмый, - диде Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева. – Моның өчен рухи кыйммәтләрнең уртак булуы кирәк. Республикада яшәүче һәркем өчен иң беренче чиратта туган җире, йорты, гаиләсе кадерле.

Гаилә - иң борынгы иҗтимагый институт ул, гаилә учагы һәркемгә мөһим. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясенең “Гаилә учагы” проекты берничә буынлы, яшь, күпбалалы, катнаш гаиләләрне берләштерә. Киләчәктә дә ул шушы рухи кыйблага йөз тотачак.
Читайте нас