-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 июнь 2017, 12:52

Коега егылып төшкән!

Туймазы районының Кандра авылында 6 яшьлек малай канализация коесына егылып төшкән.

Балалар уен мәйданчыгында урнашкан коеның капкачы ныклап ябылмаган булган. Малай баскач, ул әйләнеп киткән һәм бала 6 метр түбәнгә очып төшкән.

Вакыйга урынына килгән коткаручылар баланы махсус җиһазларсыз тартып чыгарган. "Ашыгыч ярдәм" малайны дәваханәгә алып киткән. Бәхеткә, сынган урыннары юк, әмма баш мие селкенгән һәм бәрелгән-сыдырылган җәрәхәтләр алган.

Социаль челтәрләргә куелган фоторәсемнәр һәм видеоязма аша бу хәл белән Тикшерү комитеты кызыксынган һәм тикшерү башлаган.

Әлеге коеның капкачы ныклы ябылмавы, бу урынның хәвефле булуы турында элегрәк тә мөрәҗәгатьләр булган. Бүген аның капкачы малайдан алда коега төшеп киткән, аны алалмагач, коены такталар белән генә ябып куйганнар.
Читайте нас