Кичкә каршы аның әнисе чүп түгәргә чыга. Шул вакытта малай ачык калган ишекне ябып куя һәм эчтә берүзе бикләнеп кала.
Иң куркынычы, бу вакытта газ плитәсендә аш кайнап утырган була. Бәхеткә, коткаручылар килеп җитә һәм ишекне ачып керә.
Суы кайнап бетеп, көеп утырган кәстрүлне газ өстеннән тизрәк алып куеп, тәрәзәләрне ачалар.
Коткаручыларның тиз арада килеп җитүе аркасында баланың гомере сакланып кала.