Бүздәк районының “Кыдаш” хуҗалыгында да моның белән килешәләр. Шул ук вакытта, булганны юкка чыгаруның да мәгънәсе чамалы икәнен дә аңлыйлар. Мәсәлән, биредә сарыкчылык тармагын саклап калдылар, Кәпәй-Кобау фермасында, мәсәлән, җиде йөз баштан артыграк сарык асрала. Әйткәндәй, Совет чорында район буенча һәр хуҗалыкта сарык фермалары эшләп килде, алардагы маллар саны 20-30 мең башка җиткән чорлар булды. Хәзерге вакытта район буенча сарыклар саны 3 мең баш тирәсе. Шәхси хуҗалыкларда да сарыклар күпкә кимеде. Мондый шартларда сарыкчылык тармагы табышлы булырга тиеш кебек тә ул, чөнки тоташ республика күләмендә дә шул ук хәл.
— Сарыкчылыкта элек төп продукция сыйфатында йон йөрде, — ди “Кыдаш” җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риян Латыйпов. — Хәзер исә аңа сорау кимеде, хаклар иң түбән дәрәҗәдә. Әйтик, һәр елны хуҗалык саткан йонның хакы 20 мең сумнан да артмый. Ә бит республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан сарыкчылыкны үстерү кирәклеге турында таләпләр дә куела, әмма эшне матди яктан дәртләндерү буенча бер генә чара да күрелми.
“Кыдаш” — күптармаклы хуҗалык, терлекчелектә, мәсәлән, сөт һәм ит җитештерү җайга салынган, моңа өстәп кошчылык белән дә шөгыльләнәләр. Шунысы үзенчәлекле, тотрыклы табышны сөтчелек кенә бирә. Хуҗалык җитәкчесе фикеренчә, зыянга эшли, дип кенә башка тармакларны, шул исәптән сарыкчылыкны бетерү ансат юл, әлбәттә. Моңа өстәп, шуны да искә төшерик: берничә ел элек кенә хуҗалыкта дуңгызчылык тармагы да бар иде. “Африка чумасы” куркынычы яный дип, таләпләр катгыйлангач, ферманы ябарга мәҗбүр булдылар. Ләкин моңардан кем отты соң? Һәрхәлдә, хуҗалык түгел. Шуңа да сарыкчылыкны бетерү турында сүз дә булуы мөмкин түгел, ни өчен дигәндә, дистәгә якын кеше эш урынсыз калачак.
Тармактагы икътисади-финанс хәлнең шәптән булмаганына ферма мөдире Рәфис Тукаевның да йөрәге яна. Сарык фермасында бүген шактый мәшәкатьле чор – малларның йонын кырку бара. Бу эшкә әлеге өлкәдә бай тәҗрибәле махсус белгечләр тупланган. Айдар Усманов, мәсәлән, алдынгыларның да иң алдынгысы. Сарык йоны алу буенча район түгел, республика бәйгесе үткәрелсә дә, һичшиксез. чемпион булыр иде. Кулларына күз иярми, эшнең рәтен белгәне дә йөзенә чыккан. Тәлгать Галимов, Айнур Латыйпов, Марат Кәримов кебек осталар да югары хезмәт җитештерүчәнлеге күрсәтә.
— Ике-өч көндә 700 баш сарыкның йонын алуны башкарып чыгабыз, — ди ферма мөдире. — Йонны килеп алалар, исәпләшү дә вакытында ясала, әлбәттә. Күңелне кырганы шул — продукция өчен түләү хаклары түбән, хәтта безнең чыгымнарны да капламый. Әйтик, йон кырку машинкалары сатып алдык, һәрберсе 8 мең тора. Әмма малкайларның йонын алмый булмый, эссе җәй буе көтүдә йөриләр бит.
Рәфис Тукаевның, ферма мөдире буларак, киләчәктә хәлләр аруланачагына өметләре дә өзелеп бетмәгән, әлбәттә. Ни өчен дигәндә, алда дини бәйрәмнәр көтелә. “Кыдаш” фермасы утарында да бәйрәм булып алачак, дигән сүз бу. Сарык-тәкәләргә алдан заявкалар да биреп куелган. “Кыдаш”ның йоны алынгач күркәмләнгән сарыклары тәмле ит булып, табыннары бизәр әле.