Министрлыкның вакансияләр банкына эш бирүчеләрнең яңа тәкъдимнәре өстәлде. Иң мөһиме, аларның күпчелеге уртача 40 мең сумнан артык хезмәт хакы вәгъдә итә. Мәсәлән, "Таврос Уфа" идарә итүче компаниясенә лаборатория җитәкчесе кирәк. Алар бу хезмәт өчен 60 мең сум түләргә әзер. "Индастрал" компаниясенә машинист-моторист һәм слесарьлар таләп ителә. Алар да 40-60 мең сум хезмәт хакы вәгъдә итә.
Вакансияләр белән министрлыкның сайтында танышырга була.