Стәрлетамактагы бер автосалонда автомобиль сату буенча директор зур күләмдә халык акчасын үзләштерүдә гаепләнә. "Лада Ларгус" маркалы автомобильләр сату белән шөгыльләнгән 52 яшьлек ир 2012-13 елларда клиентлар колагына "токмач" элә: машина сатып алуның уңайлы шартларын тәкъдим итә, килешү төзи, тулысынча акчаларын ала. Тик ул алган акчаларның бер тиене дә кассага барып җитми. Ә казинода уенга туздырыла...
Автосалон директоры 16 кешене 4 миллионнан артык сумга алдаган. Бу вакыйга буенча җинаять эше ачылган.