+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Июня 2017, 13:58

Балыккаем, кап, яр буенда тәгәрәп ят!

Уфаның Ленин районы хакимияте "Бәйләнештә" социаль челтәрендә балыкчылар өчен конкурс игълан итте.

Аның шартлары буенча, кармак салып, яр буенда утырырга яратучылар үзләре каптырган балык белән фотога төшәргә һәм конкурска җибәрергә тиеш.

"Минем хыялдагы балык" дигән бу флешмоб 28 июльгә кадәр дәвам итә. Җиңүчене шәп бүләк - кармак көтә!
Читайте нас