-3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 июнь 2017, 17:37

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый! Уфада каһарман яугирләрне искә алдылар

22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләнде. 76 ел элек фашистик Германия гаскәрләре СССР чикләрен үтеп, совет кораллы көчләренә ут ача. Ил азатлыгын яклап бөтен халык күтәрелә. Сугышның 1418 көне 27 миллионга якын совет гражданының гомерен өзә. Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу, хәтер көне бу.


Шушы көн уңаеннан республикада истәлекле чаралар үтте. Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы Патриотик тәрбия бирү һәм яшьләрне армиягә чакыру үзәге белән берлектә Александр Матросов исемендәге паркта митинг үткәрде. Чарада катнашучылар — ветераннар, хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләр, кадетлар, курсантлар, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары, районнардан килгән кунаклар, урындагы халык Александр Матросов һәйкәленә чәчәкләр салды.
Ләйсән БӘДЕРТДИНОВА.
Читайте нас