+19 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
27 Июня 2017, 12:42

Безне уртак рухи кыйммәтләр берләштерә! Дөнья, Русия һәм Башкортстан мөселманнары Ураза бәйрәмен билгеләде

Изге Рамазан ае тәмамланды. Ил Президенты Владимир Путин Русия мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады. “Ураза бәйрәме — Ислам динен тотучылар күп гасырлар дәвамында билгеләгән дини бәйрәмнәрнең берсе, — диелә котлауда. — Әлеге бәйрәм тирән әхлакый мәгънәгә ия, ул яңару шатлыгы алып килә, камиллеккә омтылу теләге уята, изгелек кылырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра.Русия мөселманнарының ата-бабаларының бай рухи, тарихи мирасын хөрмәт итүе, үсеп килүче буынны шушы рухта тәрбияләве шатландыра. Мөселман оешмаларының илнең иҗтимагый, мәдәни тормышында, хәйрия, белем бирү, мәгърифәтчелек, патриотик башлангычларны гамәлгә ашыруда катнашуы ихтирам уята. Бердәмлек һәм тынычлык, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыруда аларның роле зур”.


Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов та республика мөселманнарын Ураза бәйрәме белән котлады. Анда болай диелә:

“Башкортстан мөселманнарын Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбриклим! Бу бәйрәм барлык кешеләр өчен дә мәрхәмәтлелек һәм игелек, гаделлек һәм гуманизм, якыннарыңа карата шәфкатьлелекне чагылдыручы югары әхлакый кыйммәтләрнең билгесе булып тора.
Республика мөселманнары күп гасырлык дини һәм мәдәни традицияләргә нигезләнеп, әлеге бәйрәмне киң билгели. Бу бәйрәм яхшылык кылырга, кунакка йөрешергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра. Мондый гамәлләр барлык дин әһелләренә дә якын һәм аңлаешлы.

Республикада мөселман оешмалары иҗтимагый, мәдәни-мәгърифәтчелек эшләре белән актив шөгыльләнә, конфессияара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертә, яшьләрдә башка диннәргә карата хөрмәт тәрбияләүгә ярдәм итә”.

Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин Уфаның “Ләлә-Тюльпан” мәчетендә Ураза бәйрәме уңаеннан вәгазь сөйләде, барлык мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады һәм гает намазы укыды.

“Җирдә җәбер-золым һәм хурлык тантана итәргә тиеш түгел, без бер-беребезне хөрмәт итәргә бурычлы, — диде Тәлгать Таҗетдин. — Аллаһы Тәгалә рәсүлләре безне шуңа өнди, шуңа күрә ураза тоту дин тотучылар өчен намус һәм дәрәҗә билгесе. Ата-бабаларыбыз мәрхә­мәтлелекнең рухи-әхлакый тра­дицияләрен, туганлыкны һәм мохтаҗларга ярдәм итүне сакларга кушкан. Традицион конфессияләрнең нигезен нәкъ шушылар тәшкил итә. Сезгә тынычлык һәм иминлек, Аллаһ рәхимлеген телим.
Читайте нас