Иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә улын ашатырга торган Флүзә Газизова сәер хәлгә тап була.
Мичнең кирпечләре берәм-берәм идәнгә очып төшә башлый. Кинәт өйгә яп-якты шар килеп керә.
"Мин тизрәк юрган астына постым һәм күзәтеп яттым. Яшен шары өй буйлап әйләнде-әйләнде дә түшәм аша чыгып китте", - дип сөйли хуҗабикә "Горобзор" порталына биргән әңгәмәсендә.
Утлы шар түшәмне һәм шифер түбәне тишеп, яндырып чыгып киткән.