+17 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Июня 2017, 13:44

Баланы кыйнаган тәрбияче шартлы рәвештә 3,5 елга иркеннән мәхрүм ителде

Суд Уфада яшәүче бер гаиләгә бала карарга ялланган 56 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды.

27 яшьлек Гүзәл Мәхмүтова 7 айлык улын няня тәрбиясендә калдырып эшкә чыга. Әни кеше бала караучыны танышлары аша таба. Улы төрмәдән чыккан, кызы СИЗОда утырган ананы кызгана Гүзәл. Баласын караучы хатынга төрлечә ярдәм күрсәтергә тырыша. Шулай да сабыенда ниндидер үзгәрешләр сизеп, фатирга камера куя. 28 март иртәсендәге видеоязмада няняның улын бәргәләвен күреп, ананың йөрәге туктый яза. Бала елап, хатынга телевизор карарга комачаулаган икән.

Суд балага кул күтәргән хатынны шартлы рәвештә 3,5 елга иркеннән мәхрүм итү турында карар чыгарды.
Читайте нас