+25 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
28 Июня 2017, 10:17

Руссо туристо!..

Русия Чит ил эшләре министрлыгының Косуллык департаменты, курорт сезоны башланыр алдыннан, белешмә чыгарды. Ул Русия туристларының чит илләрдә үз-үзләрен тоту кагыйдәләреннән гыйбарәт.

Дипломатлар сәфәргә чыгучыларга башта барлык илләргә хас булган киңәшләр бирә. Җирле халык пешергән ризыклардан гаеп тапмаска, “Голливуд фильмнарында очраучы” кимсетә торган ишарәләр ясамаска, гигиена кагыйдәләрен сакларга һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш ителә.

Мөселман илләрендә хатын-кызларга текәлеп карап тору, аларга кул яки бармак белән төртеп күрсәтү тыела. Шулай ук урамда хатын-кызлар белән сөйләшергә яки танышырга омтылу, алар турында фикереңне әйтү хупланмый. Чит илдәге ир-ат әңгәмәдәшеңнең хәләл җефете турында сораулар бирү, хуҗа йортындагы гаиләнең хатын-кызлары белән танышырга омтылу, танышканда, гүзәл затларга кул бирү, транспортта алар өчен каралган аерым бүлемгә керү тыела.

Моннан тыш мәчеткә аяк киеменнән һәм шортылардан керү, җәмәгать урыннарында исерткеч эчемлекләр куллану, җирле халыкка бүләккә исерткечләр һәм дуңгыз тиресеннән ясалган әйберләр тәкъдим итү, изге Рамазан ае вакытында җәмәгать урыннарында көндезен ашау-эчү һәм тарту тыела.

Туристларга шулай ук Ислам гореф-гадәтләре өстенлек алган илләрдә комарлы уеннарда катнашырга, кеше алдында кочаклашып һәм үбешеп торырга, хатын-кызларга тездән өстәрәк булган, үтәкүренмәле яки тәнгә сыланып торган, түшләре ачык, терсәкләре күренеп торган киемнәр кию тыела. Җәмәгать урыннарына ир-атлар белән чыгу сорала. Таксига машина йөртүче янына утыру тыела.

Моннан тыш Русия Чит ил эшләре министрлыгы кайбер илләрдә бару буенча киңәшләр бирә. Аерым алганда, казах, британ һәм грек халыкларындагы мыскыллау сүзләре һәм ишарәләренең мәгънәсен аңлата. Министрлык кайбер илләрдә җирле сүгенү сүзләренең урыс телендәге сүгенү сүзләренә охшавын билгели һәм, шуңа күрә, мондый лексика кулланмаска чакыра.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас