Түбән Бишенде, Җегетәк, Урта Бишенде, Тимер, Атнагул, Кызыл Яр, Ярмәкәй районының Шах авылларында сәнәк сугышы атна-ун көн чамасы бара. Коммунистларны, укытучыларны, активистларны асалар, кисәләр. Әмировларга авылга аклар килсә дә, кызыллар килсә дә тынгылык булмый. Аклар отряды туп-туры шушы ихатага чабып керә. Өйдән бөтенесен бәреп чыгаралар, яланаяк, яланөс карда бастырып сорау алалар, кыйныйлар. Нигә кызыл бандит үстердең, дип әтисен тукмыйлар, кулын сындыралар, өйнең астын-өскә китерәләр, Гыйздине эзлиләр. Аннары отряд Тимер авылына таба чабып китә.
Бераздан Урта Бишенде ягыннан котырган кызыллар отряды килеп чыга. Туп-туры Әмировлар ихатасына бәреп керәләр: кая кулак Габдрахман? Өйдән барысы да куып чыгарыла, тагын кыйнау, тагын янау, сорау алулар... Сынган кулын кабык белән бәйләгән картны чыбыркы белән кыйныйлар. Бу фактларны инәкинең туганы Габидулла абзый кунакка кайткач елый-елый сөйли иде.
Әкренләп сәнәк сугышы Туймазы районының Верхний Троицкий, Чокадытамак авыллары ягына юнәлә.
Юл буенда — Тукай авылы. Старостасы — Газиз Шәяхмәтов. Бәләбәй төрмәсе җитәкчесе дә безнең авылдан — Садрый Мусин. Ул авылдагы хәлләрне белешеп тора, корал белән ярдәм итә. Фетнәчеләр халыкка кул күтәрсә, авылдагы коммунистларга, активистларга корал белән сакланырга куша.
Дошманнарның бер вәкиле төнлә халыкны сәнәк сугышына әйдәп, коммунистларны, укытучыларны авылдан куарга өндәп йөри. Элек ак гвардиядә хезмәт иткән 4-5 кеше аңа иярә. Икенче көнне атлылар халыкны сәнәк сугышына чакырып йөри. Староста аларга каршы чыга, кире борылырга әмер бирә. Садрый Мусин алдан авылга килә һәм коммунистларны җыеп искәртә: катнашмаска! Әгәр дә халыкка ябышсалар, карап тормаска! Старостаның зур подвалы була. Шунда коралланган кешеләр ята. Коммунистлар, актив укытучылар әзер тора, ә гаиләләре теләсә кая кача.
Теге атлыларга каршы ут ачалар. Нәтиҗәдә икесе яралана. Кире борылып, Өсән елгасы буендагы әрәмәлеккә качалар. Аннары кача-поса кайтып, старостаның капка төбенә килеп туктыйлар. Старостага “абзыкай, без ялгыштык, гафу ит, зинһар”, — дип җиргә ятып ялваралар.
Подвалда яткан коммунистлар чыгып, бу күренешне күзәтеп тора. Халык эндәшми. Староста авыл халкын җыеп аңлата, бандитларга күрсәтә. Тегеләр авыл халкына гел ярдәм итәрбез, дип кичерүләрен үтенә. Шулай итеп алар исән кала. Һәм үзләре дә, балалары да авыл халкының изгелеген онытмый. Әйткән сүзләрендә торалар.
Чокадытамак авылында Карагыш явының һөҗүм итәсен беләләр. Фетнәчеләр авылны басып ала. Волость секретаре Ефим Бакланов, аның улы — комсомол секретаре Анатолий һәм башкаларны эләктереп алалар. Барлыгы 25 кешене юк итәләр, шуларның 12се укытучы ир-ат һәм хатын-кызлар була. Егермегә якын активистны кулга алып, таш абзарга ябалар. Аннары Чокадытамактан Мәтәүтамакка юл тоталар.
Икенче отряд болачылары Карамалы-Гобәй, Кәлшәле аша Бәләбәйгә юнәлә. Ә Бәләбәйдән кызыллар аларга каршы чыга. Юлда контрларны пулеметтан кыралар. Шулай итеп сәнәк сугышы басыла. Карамалы-Гобәй авылы халкы бер якка да катнашмый. Яңа властька да ышанычлары булмый. Авыл халкы бу чорның авырлыкларын үз күзләре белән күрә. 1919 елда авыл уртасында Иске Өсән яры буенда 24 кызылармиячене аталар. Шул ук елның августында 67 кызылармиячене Бәләбәй районының Ирек авылы урманында әсирлеккә алып, чишендереп, аякларын тышаулап, кулларын артка каерып бәйләп, Чокадытамакка алып килеп, халык алдында җәзалап үтерәләр...
Авылда аклары да, кызыллары да була. Һәркем үз азатлыгы өчен көрәшә. Яңа власть урнашкач, бу төбәктә яшәүчеләргә авыл хуҗалыгы салымнары икеләтә арттырып салына. Гомер ярлы крестьян, үзләрен гаепле санап, шушы салымны дәшми-тынмый түли.
Рәшит ВӘЛИЕВ.
Туймазы районы,
Тукай авылы.