Фаҗига бүген көндез Кропачево — Мәсәгут — Ачит юлында теркәлгән. Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, 49 яшьлек “КамАЗ” водителе юлда "Suzuki" скутеры белән бәрелешә.
Скутерда урындагы гимназиянең 8нче сыйныфында укучы үсмер була. 15 яшьлек малай алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан бирә. Йөк машинасы юл читенә төшеп каплана, аның хуҗасы тән җәрәхәтләре алса да, исән кала.
Мәктәп укучысының скутер йөртү өчен таныклыгы булмый. Андый таныклык 16 яше тулганнарга гына бирелә. Бу фаҗига буенча тикшерү башланган.