+18 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
29 Июня 2017, 13:01

Яшь экологлар сафы тулыланды

Дүртөйле шәһәренең 10нчы “Ләйсән” балалар бакчасында Экология елына багышланган чаралар даими уза.

Күптән түгел биредә кызлар һәм малайларны яшь экологлар сафына кабул итү тантанасы үтте.

Табигатькә сакчыл караш булдыру темасына багышланган мавыктыргыч уеннар җыр һәм бию белән аралашып барды.

Тирә-як мохитне саклауның никадәр мөһим икәнлеген балаларга Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Нефтекама территориаль комитеты баш белгеч-эксперты Радим Вәлиев сөйләп үтте.
Читайте нас