Республикада яшәүче 17108 кешене хаклы рәвештә миллионерлар дип атарга мөмкин. 500 миллион сумнан 1 миллиардка кадәр керем 3 кешедә теркәлгән, узган ел аларның саны 7 булган.
10 миллионнан 100 миллион сумга кадәр керемле булуын 416 кеше таныган, бу былтыргыдан 11гә артыграк.
16 689 кеше 1 миллион сумнан 10 миллионга кадәр табыш алган. Узган ел белән чагыштырганда, бу 4 637 кешегә күбрәк.
Гражданнар кеременнән 566 миллион сум салым тотылган. Бу сумма узган ел күрсәткеченнән 10,8 процентка артыграк.