+12 °С
Облачно
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Җәмгыять
30 Июня 2017, 07:18

Казнага 2,5 миллион сум кергән

Ике атналык “Должник” оператив-профилактик операциясе барышында башкаланың хокук сакчылары тарафыннан гражданнардан 2,5 миллион сум күләмендә административ штрафлар җыеп алынган.

Бу хакта Русия эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенча матбугат хезмәтеннән хәбәр итәләр.

Рейдларда миграция, административ законнарны башкару бүлекләре хезмәткәрләре, участковыйлар, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар һәм патруль-пост хезмәте полицейскийлары катнашкан.

Штраф түләмәгән өчен суд карары нигезендә 249 гражданга административ арест салынган, 12се мәҗбүри эшләргә җибәрелгән.

Читайте нас