Җәмгыять
30 Июня 2017, 07:00

Уфада журналистларга һөҗүм иткәннәр

“Башкортостан” телерадиокомпаниясенең “Яңалыклар” программасы хәбәрчеләре башкаланың Колхоз базарына көчле яңгыр нәтиҗәләре турында сюжет төшерергә килгән.

Базарның хәвефсезлек хезмәткәренә алар, журналист таныклыгы күрсәтеп, сюжетның табигать күренеше турында булып, базар эшчәнлегенә кагылмавы турында хәбәр итә. Әмма сакчы аларны тыңларга теләми, камераны вата һәм кыйнау белән яный.

Бу хәлдән соң журналистлар хокук саклау хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була.
Читайте нас