+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
1 Июля 2017, 05:00

45тә кайтмасак та, бүген без кайттык!

Тәтешле районының Юрмиязбаш авылында “Кызыл таң” хәбәрчесенең турыдан-туры катнашлыгында сугышта ятып калган солдатларга обелиск ачылды.“Мин — хәбәрсез югал­ган Адыев Хатмулла булам. Фашистлар илебезгә басып кергәч, 1943 елда фронтка киттем. Сугыш аяусыз иде. Без ерак далаларда үлеп калдык. 74 ел буе минем каберем булмады, башка берничә авылдашым кебек, хәбәрсез югалган солдат булып йөрдем. Бүген, ниһаять, үзебез кайтмасак та, туган якка исемнәребез кайтты, без — билгесез түгел, билгеле солдатлар! Моның өчен рәхмәт сезгә, авылдашлар!” “Усманов Тимергали мин. Брест крепостен яклап, сугышның беренче көн­нәрендә үк һәлак булдым. Онытмагыз безне, авылдашлар, сез онытмаганда, без яшибез!”

“...Сталинградның утлы өермәсеннән чыгалмадым. Авылдашларым Мансур, Нәҗип белән Идел ярын соңгы төяк иттек. Мө­хәммәтнур мин, Салихов. Алма кебек ике игезәк улым, хатыным Габидә калды. Без үләргә түгел, кайтырга дип киткән идек. ...”

“...Мин өлкән сержант Фәтхлислам Фәрхетдинов булам. Бер гаиләдән җиде кеше сугышка киттек. Өчебезгә кире әйләнеп кайтырга насыйп булмады...”

“Мин лейтенант Әнвәр Гамилов. Берлинга кадәр барып җиттем. Инде сугыш бетте, дошманны җиңдек дигәндә генә, гомерем өзелде. 72 ел буе минем каберем туган якта түгел, ерак Германия җирендә булды. 45тә кайталмасак та, бүген, ниһаять, без туган якка кайттык. Мин кайттым! Без кайттык!” — авыл­дашларына мөрәҗәгать сүзләре белән кайсы — очучы, кайсы — танкист, кайсы — диңгезче формасындагы, шинельле, плащ-палатка ябынган солдатлар пәйда булгач, халык күз яшен тыя алмады. “Без кайттык!” — дигән сүзләр кайберәү­ләрнең әлеге обелискны төзү кирәкме дигән сорауларына турыдан-туры җавап иде.

Моннан ике ел элек туган авылының патриоты, “Кызыл таң” гәзитенең үз хәбәрчесе Гөлнара Гыйлемханова авылда сугышта катнашучыларга һәм һәлак булганнарга обелиск булдыру тәкъдиме белән чыккан иде. Аны юрмиязлылар дәррәү хуплап алды. Авыл Советы белән берлектә урын сайланды һәм әзерлек эшләре башланды.

Гөлнара бу эшкә җиң сызганып тотынды. Исемлекләрне ачыклау һәм тулыландыру өстендә бик озак эш алып барылды, булачак обелискның проектын да ул үзе төзеде. Нәтиҗәдә, Тәтешле районында гына түгел, тирә-якта тиңе булмаган мемориал килеп чыкты. Биредә сугыш ветераннарына гына түгел, тыл эшчәннәренә, сугыш чоры балаларына да стела ачылды.

— Безнең кечкенә авылдан Бөек Ватан сугышында 59 кеше катнашкан, шуларның 29ы яу кырында ятып калган. Безнең буынга сугыш темасы бик якын иде. Әнием ягыннан дәү әтием дә яу кырыннан кайтмаган, “похоронка” алса да, нәнәй гомер буе аны көтте. Күршеләрем Чибәр бабай (Заһит Салихов), Зур бабай (Зәки Салихов), Хәмит абый — ветераннар иде. Зур бабай әсирлектә булган, аның кичергәннәре коточкыч. Сугыш турында телевизордан кинолар карап, андагыларга сокланабыз, ә бит үзебезнең арада күпме герой яши иде! Алар турында бары тик фильм­нар гына төшерелмәгән, ә бит һәркайсының язмышы китап язарлык! Шуңа күрә бик күптәннән авылда аларга һәйкәл булдыру уе белән янып йөри идем. Ниһаять, бу эшкә тотындык. Тыл эшчәннәре һәм сугыш чоры балаларының да язмышы күз алдымда булды. Чөнки 87 яшьлек әткәем ул чорның бөтен кайгы-хәсрәтләрен, ачлык-ялангачлыгын кичергән. Ә инде 1942 елда дөньяга килгән әнием — беркайчан да “әти” сүзен әйтә алмаган, әтиле гаиләләргә кызыгып үскән сугыш чоры баласы. Ә авылда алар күпме?

Авылдаш­ларымның һәркайсы — я тыл ветераны, я сугыш чоры баласы. Бу ике категория кешеләрен дә игътибардан читтә калдыру дөрес гамәл түгел иде. Шуңа да проектны әзерләгәндә, мин инде тулы бер мемориалны күз алдына китердем. Ә тимердән койган торналар яудан кайтмый калган солдатларны гәүдә­ләндерә. Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышыннан соң да яшь егетләребезне алган башка сугышлар булды, — дип бәян итте Гөлнара Рәшит кызы.

Әлеге мемориалны төзегәндә авыл халкы, читтә яшәүче юрмиязбашлылар зур финанс ярдәме күрсәтте. Әйтик, Сөләйманов Рәшит һәм аның балалары 39 мең сум акча һәм төзелеш материаллары бирде. Казанда яшәүче Әдибә Гамилова һәм аның балалары — 15 мең сум, сугыш ветераны Заһит Салиховның балалары — 18 мең сум, сугыш ветераны Хәмит Салиховның балалары — 11 мең сумлык, бертуганнар Вәсил, Фирдус, Рөстәм Шакировлар 11 мең сумлык ярдәм күрсәтте. Шулай ук Тәксилә Козулина, Мөкәрәмә Фәрхетдинова, Ринат Искәндәров, Рәүф Мөхәмәт­нуров пенсияләреннән өчәр мең сум акча бүлде.

Ә инде төп эшләрне, ял алып кайтып, Гөлнараның тормыш иптәше Ринат Гыйлемханов башкарды. Тынгысыз егет, өзлексез яңгырларга да карап тормый, билгеләнгән датага мемориалны төзү эшләрен башкарып чыкты. Әлбәттә, авыл халкы да читтә калмады. Бертуганнар Раданис, Фәнзил, Айнур Хаҗиевлар, Данис Хуҗин, Илсур Нигъмәтуллин, Радис Гыйниятов, Таһир Тимерханов, Мәгаф Мортазин, Ришат Сөләйманов, Айрат Хәбипов, Рамил Салихов, авылыбыз кияүләре Арслан Хәбипов, Рәфил Ханов, Динар Талипов булышты. Шулай ук төзелеш эшләренең өзеклегенә юл куймыйча, вакытында зур ярдәм күрсәткән Фәрваз Шәбетдиновка, Динар Сөләймановка, Рәвис Делмөхәм­мәтовка, Филарид Миңнебаевка да зур рәхмәтле авыл халкы. Әлбәттә, бу изге эштән район, авыл Советы, Өлфәт Гапсәләмов җитәкләгән К. Маркс хуҗалыгы, нефтьчеләр дә читтә калмады, аларның ярдәме дә тоемлы булды.

Бәйрәм тантанасын, мөселман­нарның матур йоласы буенча, Тәтеш­ле районы имам мөхтәсибе Ибраһим хәзрәт ачып җибәрде. Бөек Ватан сугышы ветераннарына багышланган стеланы ачу хокукы район хакимияте башлыгы урынбасары Ринат Мәгъ­зумовка, Юрмиязбашның иң өлкән кешеләре 91 яшьлек Нәзия Гамилова, 88 яшьлек Рәшидә Локманова һәм 87 яшьлек Рәшит Сөләймановка бирелде. Өлкәннәрнең һәркайсының җыелучыларга әйтер сүзе бар иде, чөнки сугыш аларның һәркайсының якыннарын тартып алган, үзләре исә тылда җигелеп эшләгән.

Тыл эшчәннәренә багышланган стеланы Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе урынбасары Руслан Әхмә­тов, Күрдем авыл Советы рәисе Рамир Әхмәтовка һәм тыл хезмәт­кәрләре Нәфкыя Абдуллина, Мөкә­рәмә Фәр­хет­динова, Саҗидә Хаҗиева, Тәгъ­зимә Нигъмәтуллинага бирелде. Тыл хезмәткәрләре исеменнән Мө­кәрәмә Фәрхетдинова сүз алды. Ул әлеге обелиск өчен барысына да рәхмәт әйтте.

— Бу тирән эчтәлекле мемориал булган. Сугыш темасын тулысынча ача. Армия хезмәтенә киткән егет­ләрне монда алып килү дөрес булыр, без бу турыда уйларбыз әле, — диде хәрби комиссар Ансар Арсланов.

Сугыш чоры балаларына багышланган стеланы К. Маркс хуҗалыгы рәисе Өлфәт Гапсәләмов, сугыш чоры балалары Гаилә Сөләйманова, Әдибә Гамилова, Динә Шакирова, Рәйсә Мортазина, Роза Вәлиева ачты. Барлык авыл халкы исеменнән Әдибә Әүбәкер кызы сүз әйтте һәм үзенең сугыш чоры турындагы шигырен укыды.

“Торналар” композициясен исә авыл биләмәсенең ветераннар советы рәисе Фидәлия Мостафина һәм авылның яшь гражданнары Вәгыйзь һәм Айгиз ачты.

Соңгы берничә елда Күрдем авыл Советында сугыш ветераннарының истәлеген мәңгеләштерү буенча җанлы эш сизелә. Ике ел элек — Ташкент авылында, узган ел Беренче Зиримзибаш авылында обелиск ачылды. Быел менә Юрмиязбаш авылы халкы да обелисклы булды. Моның өчен халык әлеге изге һәм саваплы эшнең башында торган Рәшит Сөләймановка һәм аның балаларына, аеруча Гөлнара Рәшит кызына рәхмәтле.

Кичәнең икенче өлеше авылга һәм авылдашларга багышланды.

— Авылда калып, шушында гомер кичергән кешеләр булганга, авылыбыз яши. Без аларга бик рәхмәтле, концертыбызны да нигезләрне корытмыйча, тәрәзәләрдә утларны сүндер­мичә, авылны яшәткән кешеләргә багышлыйбыз. Тырыш, булдыклы халык яши безнең авылда, — диде чыгышында Гөлнара Рәшит кызы. Дуслары белән әзерләгән концерт программасы искиткеч бай иде. Һәр гаиләгә аерым тукталып, ул концертны бик матур итеп үзе алып та барды.

Бүген авылда барлыгы 18 гаилә генә яши. Әмма обелиск ачуда машиналарны куяр урын юк, халык шулкадәр күп җыелган иде. Авылдан чыккан эшкуар Данил Мостафин Юрмиязбаш авылының өлкән буын кешеләренә күчтәнәчләр таратты. Шулай итеп, бик матур, ямьле үтте бу көн. Оештыручылар көче белән бай аш табыны корылган иде, халык пылаудан, сөтле, карлыганлы чәйдән авыз итте. Кичен, бәйрәмгә сусаган халык янә обелиск янына җыелды, сугыш чоры җырларын башкарды, гармуннар белән җырлап-биеп авыл урамнарын урады.

Ураза аенда шундый изге гамәл эшләнде. Моның өчен “Кызыл таң” гәзитендә җаваплы эш башкарып, җәмәгать эшләренә дә вакыт тапкан, читтә яшәгән авылдашларны барлап, аларны туплауга, оештыруга зур көч салган, оештыру мәшәкатьләреннән курыкмыйча, авыл халкына шундый матур бәйрәмнәр бүләк иткән Гөлнара Гыйлемхановага зур рәхмәтлебез.

Рәдилә Хәбипова.
Тәтешле районы,
Юрмиязбаш авылы.
Читайте нас