Бай, матур, гүзәл, нәфис табигатьле Башкортстан җире — фанилык оҗмахы. Бу оҗмахны “Шигърият иле” дип атарга да мөмкиндер. Кеше — Җир һәм Күк мәхәббәте җимеше. Җимеш — Тәңре рухы. Рухны Адәм баласы илаһилаштыра. Илаһилыкта — яшәү гөле. Гөл матурлык, гыйззәтлелек, сөйкемлелек өчен чәчәк ата. Чәчәк, бәлки, тышкы сыйфаттыр. Эчке сыйфат бәндәләрнең аң, акыл, хис, тойгы, йөрәк, күңел, җан, кан шөһрәтендә шәһадәтләнә. Тарих бабай шәһадәттән милләт горурлыгы балкыта. “Урал батыр” эпосы — шуның бер иманлы мисалы.
Тарих бабай Сәмруг кошка “Урал батыр”ны дөнья даирәсенә таратырга куша. Иренми Сәмруг кош. Тарата. Шөкер, бу изге эш белән Хызыр Ильяс та шөгыльләнә. Шөгыльнең табигый-фәнни асылын ачыклау шактый кыен. Гарәпләрнең аңлы, акыллы, белемле, уйчан галиме Әл-Гомәри фәндә ул кадәр аңламаслык нәрсә-ләр булмау, аны наданнар катлауландыру хакында әйткән (ХIV гасыр). Чыннан да, “иманлы каен” да шулай бит. Чөнки ул Аллаһ гыйззәте, халык тәгълиматы белән бәйле. Без аны гадиләштереп аңлатыйк. Үзебезчәрәк.
...ХVII гасыр урталары. Солтанат кыяфәтле, киң күкрәкле, җиргә ут чыгарырдай итеп басучы, горур адымлы, ак, чибәр, мөлаем карашлы бер егет өйләнеп, дөнья корып җибәрү өчен бик шәп урын эзли. Таба. Шатлана. Илһамлана. Сөн елгасы янында була ул. Сөн Агыйделгә коя. Агыйдел Чулман елгасы кочагына барып сыена. Ике елга, кавышкач, егет белән кыз мәхәббәтен хәтерләтеп, Идел-Ана фатыйхасына китеп баралар. Никах укытырга.
Егетнең исеме Илеш икән. Әтисе уйлап тапкан. Илгә иш булсын, янәсе. Ил мәнфәгате белән яшәсен, имеш. Җир әйбәт. Уңдырышлы, кара туфрак. Ничек кенә булмасын, Җир ялкауга йодрык күрсәтә, тырышка тәмле икмәк ашата. Бу хакта белә егет. Борынгыларның: “Бер бөртек бодай эчендә игенченең бер пот тире бар”, — дигәнен дә искә ала. Өйләнә. Йорт сала. 10нан артык бала үстерәләр. Авыл Илеш дип атала. Алар утырткан ак каеннар матурлык символы булып балкый. Бу тирәдә алар үрнәгендә ак каеннар үстерү гадәти ихласлыкка әверелә. Авыл зурая. Волость идарәсе күркәмлелеге белән данлана. 1934 елда Югары Яркәй авылында яңа район оештырылгач, Илеш атамасы аңа бирелә. Мең авырлыкны җиңә-җиңә күмәк хуҗалыкка күчкәч, 1940 елларда Илеш халкы басулардан мул уңыш алу бәхетенә ирешә. Бөек Ватан сугышы утына күпләр үзләре теләп китә. Илеш егете Муса Гәрәевка Советлар Союзы Герое дигән шөһрәтле исем ике тапкыр бирелә. Илеш чибәре Ләйлә Мәрданшина нефть чыгару кебек авыр эштә осталык күрсәтеп, Социалистик Хезмәт Герое дигән исемгә лаек була.
Мин Илешнең Тыпый авылыннан. 1942 елның 20 августында 30 егет киттек фронтка. Җырлый-җырлый. Үзебез теләп. Кайберләребез 18 яшькә дә җитмәгән идек әле. 30дан бишәү генә кайттык. Күңелдә — Җиңү шатлыгы. Тәндә — сугыш яралары. Йөрәктә — чит туфракта ятып калганнар өчен әрнү тойгылары. Белемем җидееллык кына әле. Мәктәптә хәрби җитәкче булып эшлим. Әйткәндәй, җиң сызганып, белем тавына менәргә керештем. Тәүдә, үзлегемнән укып, кулга аттестат алдым. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология бүлеген кызыл диплом белән тәмамладым. Татарстанда мәктәп директоры булып эшләп, “4” һәм “5”кә генә уку өлгесен күрсәткәч, Башкортстаныма кайтып киттем. “Кызыл таң”ның нефть-химия бүлегендә каләм тибрәтергә тотындым. Бу вакытта Илеш, авыр, давыллы, каршылыклы елларда да күп икмәк үстерә белү серләрен ачты. Илеш туфрагында сыналган яңа төр арышның “Чулпан” дип аталуы гына да хезмәт эстетикасы түгелмени? Шушы вакытта Башкортстан дәүләт университетында Татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылды. 1960 елда мин лекцияләр укый башладым. Илешне уратып алган ак каеннарның эчке алтыны, тышкы көмеше бар. Яз көне Илеш халкы каен суы эчеп чибәрләнә. Яфрак яргач, сылу кызлардай бизәнә. Авылым Тыпыйда ак каеннар белән уратып алынган Очлы тау бар иде. “Мәхәббәт тавы” дип тә йөрттек аны. БДУда эш бик күп, каты, җегәрле. Шулай булуга карамастан, каләм очын тагын да ныграк игәүләп, һәр мөмкинлектән файдалана-файдалана, райондашларым янына кайтам. Сагынып, җилкенеп, әлбәттә, язар өчен.
Илештә мин аяк басмаган бер генә колхоз да, бригада да, звено да, ферма да, басу да, мәктәп тә, уку йорты да, клуб та калмагандыр.
Башкортстан җитәкчелегенең фатыйхасын алып, Язучылар берлеге канаты астында Илештә әдәби лекторий оештырдык. Шул районнан булгач, лекторий дәресләрен үткәрүдә җаваплы итеп мине тәгаенләделәр.
Оештыру эшләре шактый мәшәкатьле, әлбәттә. Бару-кайту өчен билет алу — минем хәстәрлек. Дәрес иртәнге 10да башлана. Илеш халкы бик тәртипле. Соңларга ярамый. Беренче дәрес райкомның 200 кешелек зур залында булды. Исемлек алдан төзелгән: укытучылар, зыялылар, төрле һөнәр әһелләре... Кичен нинди дә булса бер очрашу. Аннан кайтып китү. Максат бер — халыкка рухи азык бирү. Әдәбият — күңел агарту өчен әйбәт. Темалар күп очракта жанрлар буенча гына сайланмый: зурайтыла, вакландырыла, төрләндерелә. Илешкә бару өчен галим, әдип (шагыйрь, прозаик, драматург һ.б.) теманың төренә карап сайлана. (Әдәби әсәрдә ватанпәрвәр каһарманлыгы” дигән теманы үткәргәндә бер төркем фронтовиклар (үзем, М. Гәрәев, Н. Асанбаев, Я. Колмый, И. Абдуллин һ.б) барды.
Берничә елга сузылды бу. Илеш халкы бу шөгыль буенча да үзенең тәртипле, игътибарлы, аңлы, акыллы, шәфәгатьле, күркәм сыйфатлы икәнлеген күрсәтте. Битарафлык бөтенләй сизелмәде шикелле. Алар биргән төрле сораулар буенча фикер алышу, мәдәният-әдәбият, сәнгать-әдәбият, тормыш-әдәбият турында ихлас сөйләшү һәр дәресне күркәмләүгә ярдәм итте. Инде туктатырга дип җыелсак, бер көн судья Нәсимә Шәмгунова: “Суфиян Шәмсетдинович, сез барлык галимнәрне, күренекле әдәбият әһелләрен, язучыларны күрсәтергә сүз биргән идегез, вәгъдәгез иман булмады бит әле”, — димәсенме. Аның сүзен укытучы Бакиров, прокурор Әхмәтов куәтләде. Мин бу хакта райком секретаре Т. Рахмановка әйттем. Ул Язучылар берлеге рәисе Ә. Мирзаһитовка, өлкә комитеты секретаре М. Шакировка шалтыратты.
Кыскасы, эшне дәвам итәргә куштылар. Моның өчен, мәгълүм ки, мин янә нык шатландым. Дәвам иттек. “Башланган эш — беткән эш”, — дип әйтү дә бар безнең халыкта. Курку беләнрәк башланган эшне зур җиңү белән тәмамлагач, безгә Илеш халкы бик зур рәхмәт әйтте. Туй ашы — кара-каршы, дигәндәй, Җиңү туенда без дә сүзсез калмадык. “Төп максатыбыз — сезгә рухи азык бирү иде, рәхмәтегез буенча фикер йөртсәк, без бик шатланып аерылышабыз, сезнең үзегездән дә без бик күп рухи азык алып китәбез, иманлы рухлар белән яшик!” — дидем.
Әдәби лекторий, өлкә комитеты таләп итү буенча, барлык районнарда оештырылырга тиеш иде. Башкалар да дәртләнгән иде, дәрман җитмәде. күрәсең. Шулай да Баймак катнашты. Алар белән туганлашып та киттек. “Баймак-Илеш” дигән китап та чыгардык хәтта. Өлкә комитеты кушуы буенча Илеш халкы турында “Бәхет турында легенда” дигән китап яздым. Урысчасы да дөнья күрде. Бу ике китапны Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим итәргә киңәш биргәннәр иде. Ризалашмадым. Чөнки сәхнә әсәрләре язу “җене” кагылган иде. Әсәрләрем Башкорт дәүләт академия драма театрында һәм башка урыннарда куела. Унлап повесть бастырдым. 10 романым дөнья күрде. “Башкортстанның халык язучысы” исемен күренекле прозаик булганым өчен бирделәр.
Илеш үсә! Тәрбия көчле анда. Илеш тәрбиясе алган шәп, намуслы, алтын куллы ир-егетләрне башка районнарга да җитәкче итеп җибәрә башладылар бервакыт. 10га якын районның “дилбегәсе” Илешнең асыл ир-егетләре кулында булды.
Сиксәненче еллар ахырына таба илдә подряд ысулы белән эшләү мәсьәләсе кузгатылды. Ул да Илештән башланды. Китап язарга янә миңа куштылар. 1990 елда “Авыл язмышы кем кулында” дигән китабым дөнья күрде. Кереш сүздә болай языла: “Суфиян Поварисовның бу китабы Илеш районы арендаторларына багышлана. Автор авылның бүгенгесе һәм киләчәге хакында җитди уйлана, авыл язмышының ил язмышына бәйләнгән булуын раслый. Ул: “Кешенең көче, иҗади хезмәте, җегәрлеге чикләнмәгән, тик аңа ирек, үзаллылык бирергә кирәк”, — дигән фикер үткәрә. Китап укучыларның киң даирәсенә тәгаенләнә”.
Соңгы елларда картлык сиздерә башлагач, данлыклы илешлеләрем турында китап язуны янә тизләтергә булдым. “И, газиз илем — иманлы Илешем” дигән китабым шуның ачык бер мисалыдыр. Райондашларым бик зур рәхмәт әйтеп куандырды мине. Китап туе үткәрделәр. Бер көн эчендә генә дә 8 авылда китап буенча фикер алышу оештырылды. Шундый ук шатлык “Ак каенлы Илешем” дигән китабым дөнья күргәч тә кабатланды. Әдәбият дөньясы белән яши Илеш халкы. Әдәбият сөйгән халык — саф судан йөзгән җитез балык.
Мәкаләмне “Илешнең иманлы каеннары” дип атавым аңлашыла булса кирәк. Иманлы Илеш бабай чорыннан килгән каеннар бит алар.
Хәзерге Илеш халкы аны яңартып тора.