-27 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2017, 19:02

Балалар йөртүче автобусларга таләпләр катгыйлана

Русия Хөкүмәте автобусларда балаларны төркемләп йөртү тәртибенә үзгәрешләр кертте.

1 июльдән балаларны йөртә торган автобусларның җитештерелү вакытына карата таләпләр катгыйланды. Хөкүмәт әлеге нормага төзәтмәләр кертте.

Кагыйдә буенча, балалар файдалану вакыты 10 елдан артып китмәгән автобусларда гына төркемләп йөртелергә тиеш. 1 июльдән көченә керергә тиешле карар 2018 елның 1 гыйнварына күчерелә.

Әлеге карар Федерация субъектларына һәм транспорт оешмаларына автобуслар паркын яңарту мөмкинлеге бирәчәк.
Читайте нас