-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2017, 16:57

Боден күле өстендәге авиаһәлакәткә — 15 ел

1 июльдә мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова җитәкчелегендәге республиканың рәсми делегациясе һәм Германиядә үлгән кешеләрнең туганнары Юберлинген шәһәрендәге Боден күле өстендәге авиаһәлакәтнең 15 еллыгына багышланган хәтер чараларына юлланды.

1 июль төнендә Германиянең Юберлинген күгендә “Башкортстан авиалиниясе” самолетының һәлакәткә очравына 15 ел була. 2002 елның кайгылы төнендә коточкыч хата аркасында ике самолет бәрелешә. ТУ-154 М бортында 12 экипаж әгъзасы һәм 57 пассажир, аларның 52се балалар була.

Әлеге хәтер көне уңаеннан, Германиядә Башкортстанның һәм Баден-Вюртембергның рәсми кешеләре һәм җәмәгатьчелек катнашлыгында чаралар үтә.

1-3 июльдәге мәтам чараларында республикадан барлыгы 79 кеше — республика җитәкчелеге вәкилләре, авариядә үлгән балаларның һәм экипаж әгъзаларының әти-әниләре һәм туганнары катнаша.

Бу көннәрдә төрле чаралар — матәм чаралары, фаҗигадә үлүчеләр истәлегенә багышланган концерт, “Күл буендагы йорт” документаль фильмны күрсәтү үтәчәк.
Читайте нас