+8 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
4 Июля 2017, 13:32

Уфада ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткәннәр

Кичә кич башкаланың Орджоникидзе районында 38 яшьлек ир үзенә ярдәм күрсәтүче табибка пычак кадый язган.

Урамда һушсыз яткан ирне күреп, үтеп баручылар ашыгыч ярдәм чакыра. Ә ир, аңына килү белән, кесәмдәге акчамны урлагансың дип, табибка пычак белән ташлана.

Урамда ярдәм сорап йөгергән табибны һәм аның артыннан пычак белән янап баручы ирне ведомстводан тыш сак хезмәте патруле күреп ала һәм ярдәм итә.

Бәхеткә, табибка зыян килми.
Читайте нас